Бездә бүген Яңа Ел
Кунакка килгән зур
чыршы,
Яңа елны матурлап.
Кызлар уйнап йөри анда,
Малайлар күп, батырлар.
Яңа елны матурлап.
Кызлар уйнап йөри анда,
Малайлар күп, батырлар.
Кызлар, малайлар
уйнарга
Җыелганнар кай-ара,
Чыршыны тирәләп утлар
Җемелдәшеп шаяра.
Җыелганнар кай-ара,
Чыршыны тирәләп утлар
Җемелдәшеп шаяра.
Яшел ылыслар артында
Әкият качып тора,
Эчендәге бар серләрне
Ачарга кызыктыра.
Әкият качып тора,
Эчендәге бар серләрне
Ачарга кызыктыра.
Чыршы тулы уенчыклар,
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиеннәр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиеннәр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.
Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел!
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел!
Венер Фәттах
***
Ах Кыш бабай, Кыш
бабай!
Син һаман шаян малай:
Колагыма өрәсең,
Куеныма керәсең,
Үбәсең син битемне…
Шулай булмый бит инде!
Борының да кып-кызыл
Әллә берне салгансың.
Бүген кар да яумады,
Әллә йоклап калгансың?
Давай, давай Кыш бабай,
Тарат син бүләгеңне.
Бәйләнеп йөрмә миңа,
Ал давай көрәгеңне.
Көрә карыңны өеп,
Иген мул булсын диеп
Синең вакыт бер генә
Барына да өлгер генә.
Син һаман шаян малай:
Колагыма өрәсең,
Куеныма керәсең,
Үбәсең син битемне…
Шулай булмый бит инде!
Борының да кып-кызыл
Әллә берне салгансың.
Бүген кар да яумады,
Әллә йоклап калгансың?
Давай, давай Кыш бабай,
Тарат син бүләгеңне.
Бәйләнеп йөрмә миңа,
Ал давай көрәгеңне.
Көрә карыңны өеп,
Иген мул булсын диеп
Синең вакыт бер генә
Барына да өлгер генә.
Гөлфия Низаметдинова
***
Яңа ел килә
Күңел көтә яңа елның
Ак мамыктай карларын,
Ап-ак шәлле агачларын
Эх зәхәр бураннарын.
Ак басуны ярып үткән
Тирән чана юлларын
Истә әле зарыкканнар
Көтеп яңа елларын.
Ул теләкләр, ул бүләкләр
Яңа елнын көнендә,
Рэхэт чаклар, кызык чаклар
Онытылмый бүген дә.
Менә тагын әкрен генә
Атлап килә Яңа ел,
Теләкләрем тормышыма
Ашсын иде дим быел.
Кайгы-хәсрәтләр булмасын
Булмасын авыртулар,
Тыныч яшәсәк иде дим
Булмасын югалтулар.
Хәрбер җанның күңеленә
Изгелекләр бүләк ит,
Ялгызларга пар насип ит
Ялгыз тормыш авыр бит…
Монлыларга, зарлыларга
Күңеле китекләргә,
Зур ышанычлар алып кил
Көттермә, интектермә.
Әткәй-әнкәй фатихасын
Дөрес алсын балалар,
Хәр нәрсәдә тәртип булса
Тыныч булыр дөньялар.
Нурың белән кил Яңа ел
Ап-ак көннәрең белән
Без дә сине каршы алыйк
Якты өметләр белән!
Ак мамыктай карларын,
Ап-ак шәлле агачларын
Эх зәхәр бураннарын.
Ак басуны ярып үткән
Тирән чана юлларын
Истә әле зарыкканнар
Көтеп яңа елларын.
Ул теләкләр, ул бүләкләр
Яңа елнын көнендә,
Рэхэт чаклар, кызык чаклар
Онытылмый бүген дә.
Менә тагын әкрен генә
Атлап килә Яңа ел,
Теләкләрем тормышыма
Ашсын иде дим быел.
Кайгы-хәсрәтләр булмасын
Булмасын авыртулар,
Тыныч яшәсәк иде дим
Булмасын югалтулар.
Хәрбер җанның күңеленә
Изгелекләр бүләк ит,
Ялгызларга пар насип ит
Ялгыз тормыш авыр бит…
Монлыларга, зарлыларга
Күңеле китекләргә,
Зур ышанычлар алып кил
Көттермә, интектермә.
Әткәй-әнкәй фатихасын
Дөрес алсын балалар,
Хәр нәрсәдә тәртип булса
Тыныч булыр дөньялар.
Нурың белән кил Яңа ел
Ап-ак көннәрең белән
Без дә сине каршы алыйк
Якты өметләр белән!
Алия Султан
*****
Кәҗә малы әрсез
хайван
Килер ел да булыр әрсез,
Җитез, эшчән, хыянәтсез,
Үз язмышын үзе әрчер.
Килер ел да булыр әрсез,
Җитез, эшчән, хыянәтсез,
Үз язмышын үзе әрчер.
Кыйналыр да, сыйланыр
да
Гаеп эзләп йөремәс җилдән,
Дуамаллык аркасында
Сазына да батыр-билдән.
Гаеп эзләп йөремәс җилдән,
Дуамаллык аркасында
Сазына да батыр-билдән.
Сызландырмас үз
бәхетен,
Аерыр да кавыштырыр,
Сагыш кушып шатлыгына
Бисмилладан таңы атыр.
Аерыр да кавыштырыр,
Сагыш кушып шатлыгына
Бисмилладан таңы атыр.
Сарыфламас үз язмышын,
Үз сукмагын такыр итәр,
Башына уй керә калса
Таш яуса да юлын үтәр.
Үз сукмагын такыр итәр,
Башына уй керә калса
Таш яуса да юлын үтәр.
Кәҗә өчен юл кирәкми
Таш аралап менәр тауга,
Башын имәс дошманына,
Аның өчен чит, ят гау-га.
Таш аралап менәр тауга,
Башын имәс дошманына,
Аның өчен чит, ят гау-га.
Кәҗә малы әрсез
хайван,
Шат йөз белән каршы алыйк!
Юраганнар алга килсен
Сау-сәламәт булып калыйк!
Шат йөз белән каршы алыйк!
Юраганнар алга килсен
Сау-сәламәт булып калыйк!
Найля Аюпова
*****
Яңа елга теләгем!
Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишьләрем,
Табын турендә торсын!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишьләрем,
Табын турендә торсын!
Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.
Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!
Эшьләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын!
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын!
Гульфия Гизатова
(Муртазина)
***
Тылсымлы да, күңелле
дә,
Бәйрәм бит ул-Яңа ел!
Өр-яңа ел, вакытларга,
Сала бит ул яңа юл!
Бәйрәм бит ул-Яңа ел!
Өр-яңа ел, вакытларга,
Сала бит ул яңа юл!
Әй, Яңа ел, Яна ел!
Сине көтеп алабыз!
Көннәр саны кәми бара,
Бәйрәм диеп янабыз.
Сине көтеп алабыз!
Көннәр саны кәми бара,
Бәйрәм диеп янабыз.
Якты утлар җемелдиләр,
Яшел чыршы түрендә.
Яңа елда яңа хисләр,
Яңа уйлар күңелемдә.
Яшел чыршы түрендә.
Яңа елда яңа хисләр,
Яңа уйлар күңелемдә.
Ак карларда ак
бәхетләр,
Энҗеләрдәй сибелсен!
Өр-Яңа ел котлы булсын,
Шатлыклардан чигелсен!
Энҗеләрдәй сибелсен!
Өр-Яңа ел котлы булсын,
Шатлыклардан чигелсен!
Гульфия Гизатова
(Муртазина)
***
Яңа елда
Үзгәрешләр барсын
үзгә,
Татулык булсын тиздән.
Авырлыклар җиңеләйсен,
Сүз биргән узсын сүздән.
Татулык булсын тиздән.
Авырлыклар җиңеләйсен,
Сүз биргән узсын сүздән.
Яратылсын назга
сусаган,
Саулыкка тиенсен хаста.
Өстәге байлык бүленсен
Яшәгәннәргә аста.
Саулыкка тиенсен хаста.
Өстәге байлык бүленсен
Яшәгәннәргә аста.
Озын гомер һәммәбезгә
Язсын язмышлар, Ходай.
Җирдә тереклек барында
Яшәек бердәм шулай…
Язсын язмышлар, Ходай.
Җирдә тереклек барында
Яшәек бердәм шулай…
Роберт Шаймарданов
***
Яңа ел белән сезне!
Кәҗә — сарык елы килә.
Бураннарын туздырып,
Ап-ак карга күмеп китә
Ат елын да уздырып.
Бураннарын туздырып,
Ап-ак карга күмеп китә
Ат елын да уздырып.
Каршыларбыз сине дә
без
Тагын бер ел картаеп
Ниләр бу ел алып килер?
Диеп – көттек сагаеп.
Тагын бер ел картаеп
Ниләр бу ел алып килер?
Диеп – көттек сагаеп.
Хуш киләсең син Яңа
ел!
Кыш бабайны да алып
Өметләрне безнең аклап,
Күңелгә шатлык салып.
Кыш бабайны да алып
Өметләрне безнең аклап,
Күңелгә шатлык салып.
Озын гомер, ак
бәхетләр,
Һәр кешегә алып килсен.
Уйнап-көлеп, шатланышып,
Ел буена халык йөрсен.
Һәр кешегә алып килсен.
Уйнап-көлеп, шатланышып,
Ел буена халык йөрсен.
Кайгырмасын
юкка-барга.
Түземлекләр бирсен ходай.
Кәҗә белән сарык үзе,
Начар түгел иде бугай.
Түземлекләр бирсен ходай.
Кәҗә белән сарык үзе,
Начар түгел иде бугай.
Фагим Хабибуллин
*****
Яңа ел теләкләре
Ак елгырны ак чанага
җигеп,
Мин җибәрәм сезгә бүләкләр.
Иман байлыклары, исәнлекләр
Чын күңелемнән изге теләкләр.
Мин җибәрәм сезгә бүләкләр.
Иман байлыклары, исәнлекләр
Чын күңелемнән изге теләкләр.
Күңел бакчасында гөл
үстердем,
Дуслар бүген сезгә таратам.
Яңа елда, яңа бәхет телим,
Мин халкымны өзлеп яратам.
Дуслар бүген сезгә таратам.
Яңа елда, яңа бәхет телим,
Мин халкымны өзлеп яратам.
Ак юлларга ак паласләр
җәеп,
Көтсен сезне якын дустыгыз.
Ак юлларда ак бәхетле булып,
Тормыш итсен, ул һәм кызыгыз!
Көтсен сезне якын дустыгыз.
Ак юлларда ак бәхетле булып,
Тормыш итсен, ул һәм кызыгыз!
Бәлә-каза, кайгы
хәсерәтләр,
Бакча артлап очсын җилләргә!
Бир зур бәхет Раббем, дус-туганга
Бир тынычлык,илгә көннәргә!
Бакча артлап очсын җилләргә!
Бир зур бәхет Раббем, дус-туганга
Бир тынычлык,илгә көннәргә!
Машковская Фридә
***
Яшәүләр матур булсын
Яңа ел төнендәге
Теләкләр чынга ашсын!
Әти-әни, туганнарым
Барысы сәламәт булсын!
Теләкләр чынга ашсын!
Әти-әни, туганнарым
Барысы сәламәт булсын!
Насыйп ярлар табышып
Яңа гаиләләр корсын!
Җир шарында: тынычлык,
Туклык, иминлек булсын!
Яңа гаиләләр корсын!
Җир шарында: тынычлык,
Туклык, иминлек булсын!
Лилия Сәлахетдинова
***
Яңа елның төнендә
Җемелдиләр күгендә
Энҗе кебек йолдызлар
Җиргә сибелә нурлар.
Җемелдиләр күгендә
Энҗе кебек йолдызлар
Җиргә сибелә нурлар.
Әкияткә әйләнеп
Көмеш нурга күмелеп
Тулган ай да елмая
Яңа елга куана.
Көмеш нурга күмелеп
Тулган ай да елмая
Яңа елга куана.
Кышның матур төнендә
Тирә -як энҗе карда
Кар бабай да урамда
Энҗе кызы янында.
Тирә -як энҗе карда
Кар бабай да урамда
Энҗе кызы янында.
Килгән бабай бәйрәмгә
Күчтәнәче кулында
Йөри ул өйдән өйгә
Дуслары белән бергә.
Күчтәнәче кулында
Йөри ул өйдән өйгә
Дуслары белән бергә.
Яңа ел белән котлап,
Якты теләкләр теләп.
Яшәгез диеп бергә
Дуслар белән гомергә.
Якты теләкләр теләп.
Яшәгез диеп бергә
Дуслар белән гомергә.
Исәнлектә-саулыкта,
Шатлык белән байлыкта.
Бәхетле булып кына,
Елмаеп көлеп кенә.
Шатлык белән байлыкта.
Бәхетле булып кына,
Елмаеп көлеп кенә.
Лилия Ф. Гиматдинова
***
Җир өстенә
аклык-пакьлек алып килгән
Яңа ел бәйрәме котлы булсын!
Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан
таңнарның барысы да алсу булсын.
Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар,
куанычлы мизгелләр күп булсын!
Яңа ел бәйрәме котлы булсын!
Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан
таңнарның барысы да алсу булсын.
Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар,
куанычлы мизгелләр күп булсын!
***
Суык бабай
Кызу вакыт Суык
бабаемның.
Җил канатлы аты йөгерә.
Боз бизәкле купшы пумаласын
Ак буяуга манып өлгерә.
Җил канатлы аты йөгерә.
Боз бизәкле купшы пумаласын
Ак буяуга манып өлгерә.
Тәрәзләргә ап-ак
челтәр бизәк,
Агачларга чуклы шәл элгән.
Басу-кырлар йомшак ак мамыктан
Җем-җем иткән ак толып кигән.
Агачларга чуклы шәл элгән.
Басу-кырлар йомшак ак мамыктан
Җем-җем иткән ак толып кигән.
Елга-күлнең бозлы
көзгесенә
Кар бөртеге кунып бизәнә.
Урмандагы зифа, гүзәл чыршы
Яңа елны көтеп төзәнә.
Кар бөртеге кунып бизәнә.
Урмандагы зифа, гүзәл чыршы
Яңа елны көтеп төзәнә.
Суык бабаем да бәйрәм
көтә,
Әзерләнә кышкы бәйрәмгә.
Ак бизәккә бизи табигатьне,
Калдырырлык итеп хәйранга.
Әзерләнә кышкы бәйрәмгә.
Ак бизәккә бизи табигатьне,
Калдырырлык итеп хәйранга.
***
Бер-береңә изгелектән
бөек эшләр башлана.
Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет
алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!
***
Яңа ел үтте диеп,
Төшермик күңелләрне.
Бүген Иске Яңа ел бит
Шакый безнең ишекне.
Төшермик күңелләрне.
Бүген Иске Яңа ел бит
Шакый безнең ишекне.
Яңа елдан да шәбрәк
Бу бәйрәмне үткәрик!
Яңа елда онытылган
Теләкләрне җиткерик!
Бу бәйрәмне үткәрик!
Яңа елда онытылган
Теләкләрне җиткерик!
Котлыйм сезне бәйрэм
белән,
Чынга ашсын хыяллар!
Бәхетле булыгыз дусларым,
Кунелле утсен яллар!
Чынга ашсын хыяллар!
Бәхетле булыгыз дусларым,
Кунелле утсен яллар!
Галяутдинов Рафиль
***
Яңа елны көтеп ала
hәркем,
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итә кайнар йөрәген.
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итә кайнар йөрәген.
Яңа елда өмет
капкалары
Бәхет теләпкенә ачылсын.
hәрбер йортның ишек, тәрәзәне
Ак канаты белән кагылсын.
Бәхет теләпкенә ачылсын.
hәрбер йортның ишек, тәрәзәне
Ак канаты белән кагылсын.
***
Гыйнвар ае – ел башы.
Ел башы беләнкүңелләргә яңа өметләр, ышанычлар килә. Ышанычың, йөрәгеңнең;
серле бер почмагында саклаган өметең
тормышка ашсын, бәхетең мөлдерәмә хискә тулып ташсын. Мәхәббәтең, туган аендагы сыман, ак булсын, пакъ булсын. Шатлыклы, куанычлы,
мул ризыклы, сәламәт озын гомер телим.
тормышка ашсын, бәхетең мөлдерәмә хискә тулып ташсын. Мәхәббәтең, туган аендагы сыман, ак булсын, пакъ булсын. Шатлыклы, куанычлы,
мул ризыклы, сәламәт озын гомер телим.
***
Декабрь бураннары,
кышкы салкыннардаҗемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм!Бәйрәмегез
мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң
булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да
ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, Салкыелык,
хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып
торсын. Амин.
***
Сезне hәм сезнең тормышыгызны яктыртып, гаилә җылысын саклап, бизәп, нурландырып торучы хәләл җефетегезне Яңа ел белән котлыйбыз! Яңа ел җилләре саулыкларыгызга ныклык, өегезгә иминлек, җаннарыгызгы нур, ризыкларыгызга бәрәкәт, кесәгезгә сәмән өстәп, күңелләрегезгә якты илаhи рәхәтлек алып килсен.
***
Яңа ел килә, Яңа ел,
диеп
Өметләнеп көтә күңелләр.
Изге теләкләр теләшә дуслар,
Котлашалар абый-сеңелләр.
Өметләнеп көтә күңелләр.
Изге теләкләр теләшә дуслар,
Котлашалар абый-сеңелләр.
Яңа елда — яңа бәхет,
дибез,
Былтыргысын кая куярга…
Искеләрен, коллекция итеп
Зур сандыкка әллә җыярга?
Былтыргысын кая куярга…
Искеләрен, коллекция итеп
Зур сандыкка әллә җыярга?
Зур шатлыклар
теләшәбез һәрчак,
Кечкенәсе түгелме шатлык ?..
Яңа уңыш, байлыклар телибез,
Бәхетле һәм кадерле картлык.
Кечкенәсе түгелме шатлык ?..
Яңа уңыш, байлыклар телибез,
Бәхетле һәм кадерле картлык.
Ирешкән уңышлар артта
кала,
Калган кебек яшәлгән гомер.
Чәчләргә чал керә — энҗе төсе,
Тик барыбер яшәрә күңел.
Калган кебек яшәлгән гомер.
Чәчләргә чал керә — энҗе төсе,
Тик барыбер яшәрә күңел.
Йөгәнләп тә тотып
булмый кайчак
Ургылалар туктамый, хисләр.
Картаймый төсле бары тик йөрәк,
Төшсәләр дә авызда тешләр…
Ургылалар туктамый, хисләр.
Картаймый төсле бары тик йөрәк,
Төшсәләр дә авызда тешләр…
Әй, яшьлекне «Өч»ле
атлар белән
Әйләндереп алып кайтырга!
Иске бәхет, иске уңышларны
Шомартырга һәм яңартырга!
Әйләндереп алып кайтырга!
Иске бәхет, иске уңышларны
Шомартырга һәм яңартырга!
Тик килерме икән,
дускайларым,
Язмышыгызны үзгәртәсе…
Урап узар идегезме икән
Язмыш биргән тормыш киртәсен?
Язмышыгызны үзгәртәсе…
Урап узар идегезме икән
Язмыш биргән тормыш киртәсен?
Узсын еллар, артта
калсын юллар,
Тик яшь булып калсын йөрәкләр.
Сәламәтлек , бәхет юлдаш булсын,
Кабул булсын шушы теләкләр!
Тик яшь булып калсын йөрәкләр.
Сәламәтлек , бәхет юлдаш булсын,
Кабул булсын шушы теләкләр!
***
Яңа елга беренче адым
изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!
***
Котлы булсын Яна ел!
Гел шатлыктан торсын ул,
Бәхетле хәм мул тормышка
Курсәтсен ул яна юл.
Гел шатлыктан торсын ул,
Бәхетле хәм мул тормышка
Курсәтсен ул яна юл.
Яна ел котлы булсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да, елмаешып,
Игелек теләп торсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да, елмаешып,
Игелек теләп торсын!
***
И матур да булып
карлар ява
И матурда узе, ак кына.
Алар назлап чәчләремә куна,
Керфегема куна сак кына.
И матурда узе, ак кына.
Алар назлап чәчләремә куна,
Керфегема куна сак кына.
Аклык ява ботен
тирә-юньгә
Сафлык ява-карап туйгысыз,
Аклык белән, сафлык белән генә
Их, яшәсәк идек кайгысыз.
Сафлык ява-карап туйгысыз,
Аклык белән, сафлык белән генә
Их, яшәсәк идек кайгысыз.
Йомшак кына булып
карлар ява,
Карлар ява жирне бизәкләп.
Ак карлар белән Яңа елым
Бәхет алып килсен житәкләп.
Карлар ява жирне бизәкләп.
Ак карлар белән Яңа елым
Бәхет алып килсен житәкләп.
Берсен-берсе узып ак
кар ява.
Аклыгыннан кузләр камаша.
Табигатьнен мондый матурлыгы,
Узе гажәеп бер тамаша.
Аклыгыннан кузләр камаша.
Табигатьнен мондый матурлыгы,
Узе гажәеп бер тамаша.
***
Кыш бабай
Таянып кышкы айга.
Суыклар керде канга.
Кыш бабай иртә торып.
Чаналар йөри корып.
Суыклар керде канга.
Кыш бабай иртә торып.
Чаналар йөри корып.
Җылырак, матур Май да.
Нинди бар кыштан файда?
Борыннар, куллар туңа.
Җырлап җибәр Хәмдүнә.
Нинди бар кыштан файда?
Борыннар, куллар туңа.
Җырлап җибәр Хәмдүнә.
Җылынып китер күңел.
Йөрәкләр дөп дөп тибәр.
Кояш менгән тубәгә.
Кышын булмас куләгә.
Йөрәкләр дөп дөп тибәр.
Кояш менгән тубәгә.
Кышын булмас куләгә.
Чаналарны алып чык.
Таралсын тауда чыпчык.
Ярый килгән Кар бабай.
Яңа ел кирәк, давай.
Таралсын тауда чыпчык.
Ярый килгән Кар бабай.
Яңа ел кирәк, давай.
***
Ашкынып көтә күңелем,
Яңа ел кичен.
Балачакта тансыклаган,
Мандарин исен.
Балалыктан чыга алмый,
Хаман йөрәгем.
Кыш бабай килер кебек,
Тояп бүләген.
Күңел (жулэр) өмет итеп,
Кыш бабай көтә.
Могҗизаларга ышанып,
Гомерләр үтә.
Килсен әйдә Яңа еллар,
Хәере белән!
Булсын шатлык, сөенече,
Капчыгы белән!
Яңа ел кичен.
Балачакта тансыклаган,
Мандарин исен.
Балалыктан чыга алмый,
Хаман йөрәгем.
Кыш бабай килер кебек,
Тояп бүләген.
Күңел (жулэр) өмет итеп,
Кыш бабай көтә.
Могҗизаларга ышанып,
Гомерләр үтә.
Килсен әйдә Яңа еллар,
Хәере белән!
Булсын шатлык, сөенече,
Капчыгы белән!
***
Телим сезгә яңа елда,
иң беренче чиратта,
Сәламәтлек хәм тазалык — бәхет нигезе шунда.
Якыннарыгыз хәрвакыт булсын яннарыгызда
Бүлешегез бәхет белән, калдырмагыз кайгыда.
Сәламәтлек хәм тазалык — бәхет нигезе шунда.
Якыннарыгыз хәрвакыт булсын яннарыгызда
Бүлешегез бәхет белән, калдырмагыз кайгыда.
Кем узенең мәхәббәтен
тапкан инде күптәннән
Яратыгыз, кадерләгез, борчу калсын үткәндә.
Кемнәр әле очратмаган, узенең сөйгән ярын,
Булыр әле, Алла бирса, онытма аның барын!
Яратыгыз, кадерләгез, борчу калсын үткәндә.
Кемнәр әле очратмаган, узенең сөйгән ярын,
Булыр әле, Алла бирса, онытма аның барын!
Яңа елда яңа бәхет яңа
ачышлар көтә,
Барлык булган борчуларны иске ел алып китә.
Бәхетле булыгыз дуслар, кайгы хәсрәт читләсен
Елмаюлар йөзегездән мизгелгә дә китмәсен!
Барлык булган борчуларны иске ел алып китә.
Бәхетле булыгыз дуслар, кайгы хәсрәт читләсен
Елмаюлар йөзегездән мизгелгә дә китмәсен!
Галяутдинов Рафиль
***
Безнең янга дип,
ашыгып,
Яңа елыбыз килә.
Ат елында: армый эшләп,
Язсын исән яшәргә.
Хезмәтебез уңыш бирсен,
Бәхет килсен һәркемгә!
Яңа еллар белән котлыйм!
Булыйк әле гел бергә!
Яңа елыбыз килә.
Ат елында: армый эшләп,
Язсын исән яшәргә.
Хезмәтебез уңыш бирсен,
Бәхет килсен һәркемгә!
Яңа еллар белән котлыйм!
Булыйк әле гел бергә!
Лилия Сәлахетдинова
***
Бәйрәмнәр үтеп барса
да, соң булса да уң булсын
Котлыйм яңа еллар белән, миннән «бурыч» калмасын.
Бәйрәмнәрдән чыгып булмый, суырып алды үзенә,
Ялкауланып ятам хаман, сузләр ялганмый сүзгә.
Котлыйм яңа еллар белән, миннән «бурыч» калмасын.
Бәйрәмнәрдән чыгып булмый, суырып алды үзенә,
Ялкауланып ятам хаман, сузләр ялганмый сүзгә.
Утырдым бар көчне
җыеп, шуңа да карамастан,
Илхам да килде бугай, чыга юллар ихластан.
Яңа елда яңа сулыш ачылыр исән булсак,
Барысы да әйбәт булыр, дус тату яшәп торсак.
Илхам да килде бугай, чыга юллар ихластан.
Яңа елда яңа сулыш ачылыр исән булсак,
Барысы да әйбәт булыр, дус тату яшәп торсак.
Галяутдинов Рафиль
***
Килсен әйдә Яңа еллар
Хәере белән!
Булсын шатлык, сөенече,
Капчыгы белән!
Хәере белән!
Булсын шатлык, сөенече,
Капчыгы белән!
***
Яңа елның яңа таңы
сиңа
Ак бәхетләр озын гомер алып килсен,
Яңа елның яңа кары сине
Минем өчен иренеңнән үпсен.
Ак бәхетләр озын гомер алып килсен,
Яңа елның яңа кары сине
Минем өчен иренеңнән үпсен.
***
Яңа елда
Яңа елда hркем теләк
тели,
Яңа елда эшләр уңачак,
Ел буена ашмый йөргән уйлар
Яңа елда кабул булачак.
Яңа елда эшләр уңачак,
Ел буена ашмый йөргән уйлар
Яңа елда кабул булачак.
Яңа елда насыйп булсын
әйдә
Яңа хисләр белән янарга!
Яңа елда инде онытылган
Хатирәләр кабат яңара:
Яңа хисләр белән янарга!
Яңа елда инде онытылган
Хатирәләр кабат яңара:
Халык әйтә: «Яңа елдан
кардан
Икмәк тәме килә, ди, бездә!»
Ахры, хактыр-ак калачка охшап
Ай тәгәри зәңгәр диңгездә.
Икмәк тәме килә, ди, бездә!»
Ахры, хактыр-ак калачка охшап
Ай тәгәри зәңгәр диңгездә.
Яңа елны яңа
бишьеллыкның
Капкасы күк яңа дәвернең.
Дәвер безгә дәү-дәү эшләр йөкли,
Дәү кешеләр итеп, кадерлем.
Капкасы күк яңа дәвернең.
Дәвер безгә дәү-дәү эшләр йөкли,
Дәү кешеләр итеп, кадерлем.
Галиҗанәп эшче
сыйныфының
Миссиясе безгә бик изге.
Миссиясе аның бишьеллыкка
Биек итеп салу нигезне.
Миссиясе безгә бик изге.
Миссиясе аның бишьеллыкка
Биек итеп салу нигезне.
Теләкләрне шуңа зурдан
телик
Зурдан кубып-килер замана
Магедданнар диеп белсен безне…
Магелланга тиңләр чамада!
Зурдан кубып-килер замана
Магедданнар диеп белсен безне…
Магелланга тиңләр чамада!
Берәүгә дә гомер ике
килми,
Ике кабат кайчан яшьнәргә?
Теләк телик: шушы бер гомерне
Ике гомер итеп яшәргә.
Ике кабат кайчан яшьнәргә?
Теләк телик: шушы бер гомерне
Ике гомер итеп яшәргә.
Тәәүфикъ Камалиев 1980
***
Ат елы
Атлар булып вакыт чаба
гына!
Кем белән икән ул ярыша?
Тотып тыеп булмас акбузаттай,
Бер-бер артлы еллар чабыша.
Кем белән икән ул ярыша?
Тотып тыеп булмас акбузаттай,
Бер-бер артлы еллар чабыша.
Зәңгәр ат елы килә,
диләр бит.
Дулап үтәр инде бу ел да.
Алып килсен инде көткәннәрне,
Эләктереп алтын ялында.
Дулап үтәр инде бу ел да.
Алып килсен инде көткәннәрне,
Эләктереп алтын ялында.
Кыңгыраулар тагып,
атлар чаба.
Вакыт әллә шулай чыңлыймы?
Парлы атта очып үтә вакыт.
Күңелләрне шуңа моңлыймы?
Вакыт әллә шулай чыңлыймы?
Парлы атта очып үтә вакыт.
Күңелләрне шуңа моңлыймы?
Ат ел, диләр бит.
Тапамасын
Җитез тояклары астында.
Килә күрсен көткән бу Яңа ел
Ак канатлы бәхет атында.
Җитез тояклары астында.
Килә күрсен көткән бу Яңа ел
Ак канатлы бәхет атында.
Физәлия Дәүләтгәрәева
***
Хуш киләсең Яңа ел!
Толпар атым, салып
канатыңа,
Ак бәхетләр, шатлык
алып кил!
Тоякларың арымасын
юлда,
Атлап түгел, очып
безгә кил!
Йолдызлардан илһам
нурлары ал,
Ай нурыннан ал син
мәхәббәт!
Түкми-чәчми сип син
күңелемә.
Шул хисләрдән миңа бик
рәхәт!
Хуш киләсен безгә,
өр-Яңа ел!
Килер юлың булсын ак
кына!
Яңа өмет, яңа хыял
белән,
Без чыгарбыз синең каршыңа!
Гульфия Гизатова
***
Яңа ел төне
Шампан очкыннары,
салют белән
Шаулап үтә Яңа ел
төне.
Яңа елда яңа өмет
булып
Куна йөзгә карлар
бөртеге.
Кушымта:
Без җырлыйбыз, без
биибез бүген,
Безгә бүген Яңа ел
килә!
Шау-гөргә күмә, Яңа ел
килә,
Һәркемгә дә елмаеп
көлә.
Үткән белән, киткән
хисләр белән,
Саубыллаша Яңа ел
төне.
Дуслар, туганнар белән
бергәләп,
Бу төн үтә
шаян-көлкеле.
Чыршы үзе дә бик шат
шикелле,
Йолдызлар җемелдәп
бииләр.
Бу төнне һәркем ачып
ишеген:
-Әйдә, бәхетле ел,
кил, — диләр.
Венер Фәттах
***
Яңа Ел килә
Бәллүр бокал
чыңнарына,
Күмелә бүген Җир —
шары.
Һич көттерми,бик тиз
генә,
Килде Яңа Ел тагы!
Аттай эшләп арганнан
соң,
Кәҗә булып мекердәп,
Үтәр тагын бер елыбыз,
Сиздермичә кештердәп.
Еллар шулай үтә
торсын,
Яңалары кабат килсен.
Елның һәрбер үткән
көне,
Тик бәхет — шатлык
китерсен.
Күңел ап-ак йомшак
булсын,
Теләкләр гел актан
булсын!
Табыныбыз мулдан
булып,
Шау — гөр килеп гөрләп
торсын!
Гульсум Набиуллина
***
Яңа елга теләкләр
Зәңгәр кәҗә елы килә
диләр,
Нигә зәңгәр икән, ак
түгел?
Ап-ак карлар, ак
бәхетләр тулы
Сафлык көтә кыштан бу
күңел.
Күкнең бары
зәңгәрлеген тели,
Тынлык тели илем
күгендә.
Балаларның шат тавышы
сыман,
Җырлы гомер тансык
бүгенгә.
Кәҗә елы килә. Әйдә,
килсен!
Муллык булсын илдә,
түрләрдә,
Юллар ярып барсын
адашканга –
Алып менсен бары
үрләргә.
Шуклык белән килсен
Кәҗә елы,
Бер өйне дә урап
узмасын.
Арындырсын кайгы,
афәтләрдән,
Беркем үзен ялгыз
тоймасын.
Карлар булып бары
бәхет яусын,
Сау булсыннар дуслар,
туганнар.
Дус яшәсен илләр,
чәчәк атсын,
Шул муллыкта тулы
бәхет бар.
Гөлфия Исхакова
***
Тагын бәйрәм
Яңа Ел тагын киләдер
Иске көндәлек белән.
Гүя уфтана бәйрәмгә
Чыршы терәлгән түшәм.
Биюдән купкан тузаннан
Ул үзенчә саклана.
Биючегә нәрсә кирәк —
Ул бәйрәмдә мактала.
Тәрәзләрдән агылачак
Яңа Елның җырлары.
Былтыр да күңелле иде
—
Бердә ким-хур узмады.
Яңа Елны каршылыйбыз
Сәбәп табып искечә…
Тормыш кына дәвам
итсен
Кайгы-хәсрәт күрмичә…
Роберт Шаймарданов
***
Яңа Елга теләкләр
Йөгерә-атлый килеп Яңа
Ел,
Тупса аша атлый һәр
өйнең.
Уникедә сәгать
телләре-
Башлана Яңа Ел
бәйрәме!
Алыштыра айлар
елларны,
Тәбрик итеп Яңа
Елларны —
Тотыйк кулга бәллүр
бокаллар,
Тулы булсын һәрчак
табыннар!
Җыелыша дуслар,
туганнар,
Һәммәседә якын
булганнар.
Кавышалар сөйгән яшь
парлар,
Туа җиргә нәни
сабыйлар.
Имин булсын һәрбер
иртәләр-
Яңа Елда яңа теләкләр!
Ак бәхетләр, ап-ак
шатлыклар,
Алып килсен безгә ак
кышлар!
Гульсум Набиуллина
***
Яңа төнебездә…
Бәйрәм, менә шәмнәр кабынды,
Алдыбызда бәллүр
савытлар.
Яңа көн бүген, яңа
елыбыз көне,
Югалдылар
көрсенү,сагышлар.
Яңа елыбызга, яңа
көнгә кердек,
Яңа сукмаклардан
барабыз.
Хыяллар, өмерләрне
алдын куеп,
Бәхетебезгә юрап
калабыз.
Шәмнәр уты бездәй
бер-берсенә,
Якынырак тартылып
яналар.
Айлы, йолдызлы яңа
төнебездә,
Эзсез югалдылар
яралар.
Ильдар Бикмуллин
***
Яңа Ел белән, кадерле
дусларым!
Иске елда калсын,
әйдә, авырлыклар,
Яңа елда тормышка
ашсын бар теләкләр
Еллар буе ак мамыктай
яусын бәхет,
Аяз күктә кояш торсын
нурын чәчеп!
Гульсум Набиуллина
***
Әйлән-бәйлән уйный
ап-ак карлар,
Яңа елны көткән
көннәрдә.
Җемелдиләр ак
йолдызлар мени,
Якты йолдыз кебек
төннәрдә.
Күтәрелеп күктә очкан
чакта,
Ак йолдызлар көйләр
чыгара.
Ак энҗеләр күргәч
күңелләрдә,
Өшер өчен юктыр,юк
чара.
Ап-ак кына энҗе
бөртекләре,
Әйлән-бәйлән, уен
уйныйлар.
Һәр туасы яңа матур
көнгә,
Яңа елда бәхет
юрыйлар.
Ак карларың, ак
хисләрең белән,
Хуш киләсен безгә Яңа
ел!
Әйлән-бәйлән уйный
ап-ак карлар,
Яңа елга җәеп яңа юл!
Гульфия Гизатова
***
Кыш килгән, ап-ак
карларын
Төяп Ат чанасына.
Мамык кына кечки кәҗә
Тагылган бит артына!
Әй ашыга, куып-җитеп,
Узып алга чыгарга!
Ике мең дә унбишенче
Елны каршы алырга!
Ике мең дә ундүртенче
Ел саннары тулганда,
Хуш килсеннәр яңа көннәр
Гыйнвар ае туганда.
Яңа елда һәр кемнең дә
Яңарсын язмышлары,
Күңелләрен китеп
торган,
Төзәлсен ялгышлары.
Аякларың җинел булсын,
Ак елгыр җитез кәҗә.
Сикергәләп, ми-ки-ки
ди(е)п
Чыршы тирәсен бизә!
Венера Латыпова
***
Атлады төкле аягын
Мизгелләр ашыгып
каршыга йөгерә,
Җитәкләп Яңа ел
бәйрәмен,
Әнә ич, әнә, тылсымчы
Кыш Бабай
Тәрәзгә элә чәчәкләр
бәйләмен.
Күренми йөри ул әкияти
төннәрдә,
Иң татлы бүләкләр
өләшеп
Төшләргә керә дә
сакалын селкетеп
Алгалый елмаеп
сөйләшеп.
Җилләрен сызгыртып
әкияте эчендә,
Ул безне озаклап
йөрткәли
Иң олы кешедәй
назларын таратып,
Башларны, битләрне
серткәли.
Ашыгып каядыр,
сиздерми югала,
Болгый да бизәкле
таягын,
Иң беренче булып, ак
кәҗә елына,
Атлады ул әнә төкле
аягын.
Ә без таңнарда уянып
торырбыз,
Күрербез тәрәздә
бизәкләр
Һәм чыршы астында
серле елмаер,
Иң татлы көтелгән
бүләкләр.
Ильдар Бикмуллин
***
Кәҗә елы
Атның койрыгына басып,
Чабып килә кәҗә
–шакал.
Кулыннан эш килер –
күренә
Тугач ук үстергән
сакал.
Күпләрне ачлыктан
коткарган,
Була алмаган аксакал.
Үпкәләми, күңеле
керсез,
Саулык теләп күтәрә
бокал.
Теләкләре чын
күңелдән,
Бер якта торсын
кәҗәсе.
Бүләге – бәхет,
сәламәтлек,
Тынычлык тулы әрҗәсе.
Һәркем колагына элсен,
Бар дөнья ишетсен,
белсен.
Кәҗә елы муллык,
татулык,
Бердәмлек алып килсен.
Сания Шәрипова
***
Кыш бабай
Боз чанага утырып,
Күчтәнәчләр тутырып
Бабай килгән кунакка,
Кунакка безнең якка
Ак кардан тунын кигән,
Сакалы җиргә тигән .
Пимасы ап-ак карда,
Боз таягы кулында,
Алтын чәчләрен үргән,
Энҗе кардан киенгән
Янында сылу кызы,
Әйтерсең таң йолдызы
Кыш бабай белән бергә
Килгән кыз Яңа елга
Дуслары да янында
Чыршы әйләнәсендә
Ак сакалын селкетеп,
Боз таягын сикертеп,
Кыш бабай йөри биеп
Киез итеген киеп.
Ә бабайның янында
Әйләнә дә әйләнә
Энҗе бөртеге булып
Сылу кыз да бәйрәмдә.
Озын төн бабай бии
Ара-тала ул белми
Гармонда матур уйный
Туктатып аны булмый.
Биеп йөри барысы
Олысы да кечесе
Чыршы торган майданда
Яңа елда, бәйрәмдә
Лилия Гиматдинова
***
Сезгә теләк!
Атның елы узып бара
Җиккән чанасын, кара!
Алып китмәсен яхшыны
Туктат, тикшер тап
чара!
Форсатыннан файдаланып
Төяп җибәр кайгыңны.
Мизгелләреңдә син
яңарт
Сабый булган чагыңны.
Яңа туган куй елыннан
Син телә нәни бәрән.
Узмасын өчен тормышта
Гомерләр тәккә, әрәм.
Ничек кыенда узса да,
Яшәү — һәркемгә бүләк!
Яңа елда яңа бәхет —
Безләрдән сезгә теләк!
Роберт Шаймарданов
***
Яңа ел килә
Баскан җирдә ут
чыгарып,
Чаба зәңгәр аргамак,
Урман, кырлар аша
чаба,
Ял да итми тукталып.
Күз ачып йомганчы үтә
Илләр, континентларны,
Һәрбер өйгә өлгерә ул,
Чамалап минутларны.
Сәгать сугар, килеп
җитәр
Безгә дә ул аргамак.
Тәрәз кагыр, ишек
шакыр,
Яңа ел белән котлап.
Каршы алыйк Зәңгәр
Атны,
Олылап, хөрмәт итеп,
Озатыйк Кара Еланны,
Үткәнгә шөкер итеп.
Түрдән уз әйдә, Яңа
ел,
Төкле аягың белән!
Яшәргә язсын тагын да
Бәхет, шатлыклар
белән!
Нур Ахунов
***
Кыш бабайга ни булган?
Тышта түшәк туздырган…
Күбәләктәй мамык
белән,
Бар дөньяны тутырган!
Чыксам тышка, тамаша
Кар кызлары куыша,
Бергәләп биеп алалар
Гел тик тормый
наяннар.
Җил малайлары аларны,
Пыр туздыра, тузгыта
Кыш бабай таягын
болгап
Елмаеп карап тора.
Кыш бабай да хәйләкәр,
Бәйрәмгә әзерләнә
Кар кызлары, җил
малае,
Аның өен җилләтә.
Белә шул ул бәйрәм
алды,
Чистартырга дөньясын…
Шатлык өстәп бар
Җиһанга,
Җир өстен аклык
бассын!
Халисә Гәрәева
***
Яңа ел килә!
Дулап үтте ат елы да,
Чак-чак безне өркетеп
Кәҗә елы килә диләр
Ак сакалын селкетеп.
Күңелләрдә якты өмет:
Еллар ипле булсын дип,
Кәҗә тискәре булмасын.
Кәҗә сөтле булсын дип
Бу елның мәшәкәтләрен,
Кәҗәбез сөзеп ексын.
Изге уйлы бәндәләрне
Кәҗәбез яклап чыксын,
Әйдә матурлыйк
дөньяны,
Матурлыйк илебезне
Изге уйлар белән яшик,
Һәр яшәр көнебезне
Бергә булыйк, бердәм
булыйк
Бәйләнгәнбез бер бауга
(Халыкларның арасында,
Куба күрмәсен гауга)
Кәҗә кебек үрлик әле,
Гел биеккә, гел тауга
Гел биеккә гел тауга!
Гульфия Низамутдинова
***
Искечә Яңа ел көне
Якынлаша тагын да.
Яратабыз бәйрәмнәрне,
Очрашабыз табында.
Дус-ишләрне,туганнарны
Котлыйбыз бер кат
тагын.
Каршылыйбыз
бергәләшеп,
Яңа килгән ат елын.
Искечә булса да
бәйрәм,
Сый-нигъмәтләр өр-яңа.
Матур сүзләр һәм
теләкләр,
Ямь өстәр бүген аңа.
Матур килсен елларыбыз
Тынычлык булсын илдә.
Һәрбер өйдә, һәр
гайләдә,
Бәхетләр булсын гел
дә!
Шатландырып торсын әле
Нурга чумган көннәре.
Сөендерсен һәр
мизгеле,
Тыныч булсын төннәре!
Гульфия Гизатова
***
Иске елны иске дуслар
белəн
Озатырга əзерлəнəбез.
Кирəгенчə ризык,
кирəгенчə җимеш,
Кирəгенчə эчемлегебез.
Китəсе ел иске
башыбыздан
Иске хатирəлəр актара.
Кирəгенчə майлап,
кирəгенчə җайлап,
Кирəгенчə баллап
“җиппəрə».
Иске җырлар тели иске
күңел
Искəйлəре китми яңага.
Ә урамда… яңа карлар
ява
Яңа елга кала аз гына.
Яңа елга кала бик аз
гына
Шушы мизгел
серле-сихерле.
Иске авызның да өп-өр
яңа
Телəклəрне килə
телисе.
Китəсе ел белəн
хушлашканда,
Иске йөрəк бераз
чеметə.
Мин типкəндə кайгырма,
дип үзе,
Килер язга ишарə итə.
Люция Аблеева
***
Үтә еллар, тагын бер
ел үтә…
Чигәләргә энҗе сибеп
китә.
Үткәннәрне хәтер
арбасына төяп,
Ат елы да безне ташлап
китә.
Булды анда
шатлык-сөенечләр,
Дөнья булгач булды
көенече дә.
Яңа дуслар таптык, кул
бирештек,
Авыр чакта ташлашмаска
Сүз бирештек…
Ат елында илдә тыныч
булды,
Тик «козгыннар» гел
каркылдап торды.
Бер гаепсез җаннар
корбан итеп,
«Сугыш чукмарлары»
план корды.
Рәхмәт әйтеп без дә Ат
елына,
Үзебезнең кыю
Илбашына.
Тынычлыкта гомер итсәк
иде,
Барыбызны шатлык көтсә
иде
Балаларга бәхет-шатлык
килсен,
Сугышларсыз гына яшәү
тисен!
Бер Алламнан үтенеп
сорыйм,
Кәҗә елы сөенечле
килсен!
Халисә Гәрәева
***
Сезгә теләгем!
Ап ак карлар ява
салмак кына,
Ашыкмыйча уйнап,
чайкалып
Табигатьнең олы бүләге
бу,
Кабул итик әйдә
куанып.
Ап-ак төскә күмеп
җир-ананы,
Яшерә күк кара
төсләрдән
Кешелекне аерырга
теләп,
Начарлыктан, көнче
хисләрдән.
Күңелебез кардай чиста
булып,
Яхшылыкны тойса
җаныбыз
Гамәлебез торса
изгелектән,
Күркәм итеп яши
алырбыз.
Ап–ак карлар ява,
ап-ак карлар,
Иске елның соңгы
бүләге
Карлар булып яусын
бәхет сезгә
Һәммәгезгә шундый
теләгем.
Дамир Ахметзянов
***
Яңа ел белән дуслар
Иске ел белән
хушлашып,
Керәбез Яңасына,
Зур могҗиза көтеп
алда,
Күңел түзми ашкына.
Һәр килгән елның
исемен,
Торсалар да яңартып
Тик яхшыга гына юрыйк,
Шик-шөбһәне таратып.
Юк-бар үпкә,
күңелсезлек,
Калсыннар Иске елда,
Дуслык, туганлыкны
тоеп,
Гөрләп яшик тагын да.
Яңа елда чын йөрәктән,
Теләнсен зур теләкләр
Күңелләргә нур
өстәсен,
Котлап биргән
бүләкләр.
Яңа ел белән дусларым
Күркәм бәйрәм белән
сезне
Уңыш, шатлыклар
бизәсен,
Һәр туар көнегезне!
Дамир Ахметзянов
***
Саумы, Кыш бабай
Саумы, саумы, Кыш
бабай,
Ник ашыгасың болай?
Алып киләсең ниләр,
Гиздең син нинди
илләр-
Әйдәле сөйләп җибәр!?
Нинди хәбәрләр илдә,
Барда тынычмы җирдә?
Үтеп океан-диңгезләр-
Ашыктыңмы килергә,
Өлгерергә бу кичкә
Яңа ел белән безгә!?
Көтә кызлар-малайлар,
Көтә әби-бабайлар.
Җил-бураннар туздырып
Пар атларда сыздырып,
Килдеңме, җилдәй
җитез.
Әйдә үт син, түргә уз.
…Тиздән унике булыр,
Сихри төн моңга тулыр.
Чыршы төбе
бүләкләрдән,
Күчтәнәчтән — мул
булыр.
Яңа Ел, иске ел белән
Хушләшып түргә узыр…
Гульсум Набиуллина