Әбиебез, кадерлебез безнең,
Иң өлкәне шушы гаиләдә.
Туган көнең белән котлар өчен
Җыелыштык синең бәйрәмгә.
Ак яулыкта күңелең чисталыгы,
Гомерең узган хезмәт кырында.
Сабырлыгың белән юк иткәнсең
Киртәләрне тормыш юлыңда.
Әлегәчә ару беләмәс үзең,
Куандыра татлы ризыгың.
Кышын һәрберебез аягында
Була синең мамык оегың.
Өй түреңне бизи һәрчак гөлләр
Алар сине күреп сөенә.
Шул чәчәкләр кебек безне дә син
Куандырып яшә гомергә!
Рәхмәт, әби, сине күрү шатлык,
Беркайчан да авыру белмә син!
Саф күңел ул картаюны тоймый,
Йөзләреңне кояш бизәсен!