Балаларны туган көннәре белән котлау.

Тирә-юньгә якты нур сибүче кечкенә кояшыбыз, кадерлебез ... . туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм яхшы билгеләренә генә укып, безне гел сөендереп, торуыңны, зур үрләр яулавыңны, изге теләкләреңнең тормышка ашуын телибез!

***
... бик тырышып укый, бик сөйкемле һәм тәртипле бала. Алдагы тормышында да гел шундый булып калсын. Үз бәхете-тәүфыйгы белән үссен, сәламәт булсын, бер дә авырмасын. Һәрвакыт көләч йөзле, тәмле телле булсын.
Аңа (исеме белән)бу шатлыклы көнендә бәхетле, сәламәт, шат күңелле булып, әти-әнисенә гел сөенечләр китереп кенә үсүен, тырышлык, укуында зур уңышлар телибез!

***
Беренче юбилеең ак бәхетләр китерсен, ... !
... кем ул дисезме? Аның әнисе - ... , әтисе - ... . ...  – гаиләдәге иң олы бала. Сеңлесенә ... зур һәм акыллы апа, әти-әнисенә тыңлаучан, булышучан бала. Мәктәптә “4” һәм “5” ле билгеләренә генә укучы ул. Гел бәхетле, сау-сәламәт, көләч йөзле бул, ... !

***
Үзем кечкенә чакта, әле син булмаганда, мин кайбер кызларга көнләшеп карый идем. Ачуым килә иде, чөнки аларның кечкенә сеңелләре (яки энеләре) бар иде. Аларның бар, ә минеке юк... Ә хәзер мин беркемгә дә кызыгып карамыйм. Карамыйм, чөнки минем дә сеңлем (яки энем)  - син бар. Дөньяда синең кебек сеңлем (яки энем) булу белән мин бәхетле.
Әле хәзер дә синең кечкенә чагыңны искә төшерергә яратам. Әти, әни, үзем дә син булганга сөенеп туя алмыйбыз.
Матур, чибәр, акыллы ... ! Сине чын күңелемнән  ... яшь тулган көнең белән тәбрик итәм. Бәхетле, тәүфыйклы, сәламәт, озын гомерле, тәртипле бул!
Сине яратып ... .

***
Кызым (улым)!
Мин элек, син әле юк чакта, төнге күккә карап: “Нинди яктылар, нинди матурлар!” – дип, йолдызларга карап соклана идем. Хәзер аларга соклансам да, андый сүзләрне әйтмим. Чөнки беләм, галәмдәге иң матур, иң якты йолдыз – син ул!
Мин элек болын, бакчаларда йөргәндә чәчкәләрнең матурлыгына, нәфислегенә, сафлыгына исем китеп: “Нинди гүзәллек!” – дия идем. Хәзер гөл-чәчәкләр гүзәллегенә исем китсә дә, алай димим. Чөнки беләм, җир йөзендәге иң гүзәл чәчәк – син!
Мин элек күңел кылларыма кагылган моңлы һәм тәэсирле җыр ишеткәндә: “Моннан да матуррагы була алмыйдыр”, - дия идем. Хәзер җыр тыңлаганда, хисләрем кайнап, өнсез калсам да, дәшмим. Чөнки беләм, иң моңлы, иң хисле, иң якты җырым – син!
Кызым (улым)!
... яшь тулган көнең белән котлыйм. Бәхет-тәүфыйк, сәламәтлек телим. Кечкенә балаларны ни куандырса – барысы да синеке булсын!

***
Күз карасы кебек кадерлебез, йөрәк парәседәй газизебез ...ны ... яшь тулган көне белән котлыйбыз. ... мәктәпкә бик теләп йөри, яхшы билгеләренә генә укый, өйдә дә бик ярдәмчел. Гел шулай булсын! Гомере озын, бәхете тулы, сәламәтлеге нык, туар таңнары аяз, дуслары күп һәм тугрылыклы булсын! Теләкләрен тормышка ашсын. Һәрвакыт безне сөендереп яшә!

***
Котлы булсын туган көнең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй, шат елмайган йөзең,
Кайгы чаткылары күрмәсен.

Яз башында, ахры тугангадыр,
Май кояшы кебек җылы син.
Кече җанлы, саф күңелле,
Изгелекләр белән тулы син.

Син яшәгән гүзәл җирдә
Гел аяз булсын күгең.
Бәхетле балачак, озын гомер
Телибез сиңа бүген!

(Унынчы) тапкыр язлар сиңа
Бүләк итә матур гөлләрен.
Бәхет белән үтсен гомерләрең,
Котлы булсын туган көннәрең!

***
... дигән исемең
Бигрәк килешеп тора:
Алсу нурлы, якты җанлы
Кыздыр әле син шуңа.

***
... диюләре рәхәт,
Гөл дә, наз да үзеңдә.
Бәхетле бул, күз тимәсен
Беркайчан бәхетеңә.

***
Салкын кышны җылытырга
Тугансыңдыр дөньяга.
Әти-әниең өзелеп көткән,
Бәхет көткән өр-яңа!

***
Гүзәл айда тугангадыр,
Гүзәл көндә тугангадыр,
Чып-чын гүзәл булгансың.
Май кояшының нурларын
Үзеңә, ахры, җыйгансың.

***
(язлар) ны ул көтеп ала,
(май) аен бик сагына.
“Туган көнең җитә”, - диеп
Күңеле канат кагына.
Кояш яктырак елмая,
Сандугачлар сайрыйлар.

***
Май гөлләре ... ны
Май бәйрәме белән котлыйлар.
“Май аедай ямьле булсын
... , гомерләрең.
Шаулап-гөрләп чәчәк атсын
Синең бәхет гөлләрең!”