Табиблар тәмам аякка басу өчен аңа ярты ел чамасы вакыт
кирәк булыр әле дигән фикердә. Салават үзе исә, табибларның ярты ел
диюе минем өчен өч айга сузылыр.
Өч ай дисәләр ай ярымда сихәтләнер
идем, ди.
Салаватларга мин гаилә дусты
буларак шәһәр читен-дәге яңа өйләрен күреп кайту ниятеннән һәм шунда
җаен туры китереп әле күптән түгел генә узган авто-узышлар турында да
сораштырырмын, дип барган идем. Салаватның Республика көне уңаеннан
тантаналарда һәм радио-телевидениедән сәгать саен диярлек хәбәр итеп
торуларына карамастан, “Пирамида”дагы концертта катнашмавының
“серен” дә беләсем килде.
Салават иркен, бүрәнә исе килеп торучы бүлмәдә урын өстендә иде.
Сөйләшә-сораштыра торгач хәлләрнең болайрак икәнлеге ачыкланды:
“Биектау” автодромында ралли-кросс вакытында ул Бельгиядән кайтарылган
яңа машинаның мөмкинлекләрен сынап карарга булган һәм машина белән
сикереш ясаган. “Очып киттем дә, җиргә бик каты килеп төштем, – дип
сөйләде ул. Әйтерсең лә күп катлы йорттан сикерелгән, машинаның
амортизаторлары, стойкалары як-якка очты. Тәннең сызлавына түзәр хәл юк
иде. Тәнгә кувалда белән бәргән, корсакны пычак белән ярган кебек
булды. Хөкемдар машинаны читкә алуны сорый, мин кабинадан чыгар хәлдә
түгел идем инде. Аңны югалтканмын. РКБда, беренче умыртка сөяге сынган,
оча сөягенә зыян килгән, дип диагноз куела. Менә шулай, яңа машина белән
характерлар туры килмәде, – дип елмая хәзер урын өстендә яткан Салават.
– Холыклары туры килмәгән ир белән хатын аерылышып тынычлык тапкан
кебек, мөгаен, безгә дә аерылышырга, машинаны сатып җибәрергә туры килер
инде. Анысы да монысы, мунча керергә ярамый бит әле. Мин исә мунчасыз
тора алмыйм. Табибларны ничек тә күндерергә иде”.
Бүлмәгә дүртенче класс укучысы Рөстәм, аның артыннан ук Тәкълимә апа
килеп керде. Салаватка җан өрделәрмени?! Ипләп кенә урыныннан күтәрелде,
Рөстәм таякларын китереп бирде дә әтисенә аякка басарга булышты,
Салаватның әнисе 82 яшьлек (тфү-тфү, аңа бу яшьне һич биреп булмый)
Тәкълимә апаның йөзендә мөлаем елмаю: “Терелә, аякка баса болай булгач,
Алла боерса”. Әни кеше Салаватның шушындый хәлен ишетеп Аксәеттән
махсус килгән икән. Салават исә: “Минем бу авыртуым ярап куйды әле, эшем
күп, дип Казандагы концертларга да килмәгән иде, эше беткән менә, – дип
куйды. – Ходай Тәгалә бераз ял итсен дип әйткәндер инде: урын өстендә
булгач рәхәтләнеп телевизор карыйм, үткәннәрне хәтердән кичерәм,
уйланам. Югыйсә яңа йортның рәхәтен күрә алганым юк иде әле. Монда –
курорт икән. Ләйсәнгә дә, балаларыма да яңа йортта бик ошый. Инәй менә
үзебезнең бакчадан өч чиләк бәрәңге алып килгән. Ул бәрәңгенең тәменнән
телеңне йотарлык, туклыклы да. Бөтен Татарстанга таратырга иде шушы
сортны. Рәхәтләнсен иде татар”.
Салават безне чәй өстәле янына чакырды: “Чәйдән олы булып булмый, бигрәк
тә яңа йортта“. Үзбәкстаннан махсус кайтарылган яшел чәй бик тәмле иде.
Салават безне аягүрә басып сыйлады, шунсыз мөмкин дә түгел, баскан
килеш, күп вакыт таякларына таянган килеш ашый-эчә әле ул хәзергә.
– Аксәеттәге олы улым белән кызым да Салават белән бер тирәдәрәк авырып
китте бит әле, – дип уфтанып алды Тәкълимә апа. – Авырулары берүк
узгынчы гына була күрсен инде. Яшь кешегә авыру килешми ул.
Сихәтләнәчәк, табиблар фаразлаганнан да күпкә алданрак сихәтләнәчәк
Салават. Салават үзе дә: “Барысы да минем кулда, – диде саубуллашканда. –
Мин беркайчан да кеше җилкәсендә яшәмәдем. Аяк-куллар исән-сау, баш
элеккечә эшли, хәер, яхшырак та эшли башлады ахрысы әле“.
Күренеп-сизелеп тора: төшенкелеккә бирелмәгән, Салават телендә элеккечә
уен-көлке, авыруын да ул уен-көлке белән үткәреп җибәреп, озын-озакка
сузмастан: “Бераз ял итеп алдым да тагын җырлый башладым әле”, – дип
елмаеп, нык-нык атлап, сәхнәгә чыгар, иншалла. Салаватсыз сәхнә була
алмый. Хәзергә исә хәлне аңлап, бик тиз булышлык иткәннәре өчен
республика җитәкчелегенә, Сәламәтлек саклау, Мәдәният
министрлыкларына, РКБ табибларына, медицина буенча гадәттән тыш хәлләр
хезмәтенә, таныш-белешләренә, туганнарына, өйдәгеләренә бик рәхмәтле
ул.
Алексей НАСЫРОВ фотосы
|