Яшел Үзән районында зур мәйданда бакча җиләге үстерә башлаганнар, дигән
сүзгә баштарак ышанмадым. Ничек инде гектарлап җиләк үстереп булсын,
бездә бакчада да тиешенчә уңыш ала алмыйлар, дип уйлап куйдым. Шулай да
җиләк чорында бу урынга барып кайтырга булдык.
Яңа алым үзләштердек
– Без моңа кадәр кыяр үстерү белән шөгыльләндек, – дип сүзен башлады Илдар Ситдыйков. – Аны тонналап үстердек. Яңа алым белән безнең шартларда җиләк үстереп буласын белгәч, җир сатып алып, бу эшкә керештек.
Илдар безгә җиләкне ничек игүләре турында сөйли башлады. Карап торышка гап-гади җиләк басуы. Тик түтәлләр кара пленка белән капланган. Сугару җайланмасы күренми. Баксаң, торбалар пленка астында, тамчылап су сибү алымы белән сузылган икән. “Тамчылап су сибү суны күпләп исраф итмәүгә китерә, – дип аңлата Илдар. – Үсемлеккә кирәк булган барлык файдалы матдәләрне тиешле күләмдә кертү өчен дә уңайлы”.
Җиләкләре шулкадәр зур, араларында тавык йомыркасы кадәрлеләре бар. Илдар аңлатуынча, Италия технологиясе буенча утыртканда, беренче елда гектарыннан 3 тонна җиләк алырга була. Икенче елда – 25 тонна! Кайбер сортлар беренче суыкларга кадәр җиләк бирә. Ике атна элек кенә утыртылганнарында да җиләкләр күренә башлаган. “Йорт шартларында да болай үстереп була, тырышырга гына кирәк”, – ди җиләк хуҗасы.
Җиләк янәшәсендә 2 сумлык акчаның кечкенә икәнен үзегез дә күрәсез
Җимешләреннән авыз итеп караган кеше буларак, шуны әйтә алам: бик баллы, сусыл, авызда эреп китә. Чит илләрдән кертелгәннән күпкә аерыла. Үзең үстергәненә караганда да баллырак, тәмлерәк. “Бакчаларда үскән җиләкләрдән тәме белән дә, зурлыгы белән дә аерыла”, – ди Илдар.
Өлгергән җиләкләрне Казан шәһәрендә, Яшел Үзән районында саталар. Сату проблемасы юк, ди фермер. Киләчәктә шәһәр халкын үзләренә кунакка чакырмакчы булалар. “Түтәлдә ничек итеп җиләк үсүен кала кешесе дә белергә тиеш. Килсеннәр, үзләре җыеп, сатып алып китсеннәр. Үз кишәрлекләрендә күпләп игәргә уйлаучыларны да чакырып калабыз”, – ди Илдар Ситдыйков.
Безне дуслар өйрәтте
Россиядә җиләк игүче нибары 10лап хуҗалык бар. Самарада бу тармак аеруча алга киткән. Ситдыйковларны яңа технология белән җиләк үстерергә самаралылар өйрәткән дә инде. Махсус техниканы да Самарадан арендага алып торалар икән. Ул җирне йомшарта, тамчылап су сибү җайланмасын суза, пленканы да җәя. Икенче бер җайланма белән пленкалар өслегенә тишекләр ясыйлар. Аннан инде үсентеләр утыртыла. Аларны Италиядән кайтартканнар. Узган ел – 3, быел 12 сорт утыртылган. “Технологиядән тайпылырга тырышмыйбыз, вакытында барысын да эшлибез”, – ди биредә эшләүчеләр.
Бер мәйданда алмагачлар үсеп утыра. Аның да безнең якларга яраклашкан сортларын Самарадан кайтартканнар. Уңышын җыеп алырга уңайлы булсын өчен, 3,5 метрга кадәр үсә торганнарны сайлаганнар. 3 еллык үсентеләр утырткан булганнар. Кайберләрендә җимешләр күренә башлаган. Киләсе елга аннан да уңыш алырга ниятлиләр. Җиләк бер урында 8 ел үссә, алмагач – 25. Җир мәсьәләләрен хәл итә алсалар, алмагачны 100 гектарга җиткерергә ниятлиләр.
Аларны эшләргә өйрәткән Самара өлкәсенең “Сад” ширкәтендә 600 гектар алмагач, 20 гектар бакча җиләге үсә икән. Ә “Ситдыйков” фермер-крестьян хуҗалыгында әлегә 6 гектарда бакча җиләге, 1 гектарда алмагач үсә. Без барган көнне бу мәйданда 20ләп кеше эшли иде. Эшләгән өчен аларга көн саен 500 сум акча түлиләр. Көн дә “тере акча” түләгәч, эшчеләргә кытлык сизмиләр. “Эшче куллар күпләп кирәк булганда, авыл халкы дәррәү килә, бик зур рәхмәт аларга”, – ди Илдар. Аларны хезмәт килешүе нигезендә рәсми төстә эшкә алганнар, тиешле салымнарын түләп баралар.
Онытылганны торгызабыз
Моңа кадәр кәбестә, бәрәңге үскән басуда җиләк пешә башлагач, авыл халкында да кызыксыну арткан. Җиләк үстерүчеләр барлыкка килгән. “Авыл кешесе өчен зур яңалык бу. Әллә кайлардан килеп, эшебез белән кызыксыналар, – ди Илдар. – Быел Биектау, Теләче, Питрәч районнарына, Чаллы якларына, Башкортстанга җиләк үсентесе саттык. Без фермерларны эшләү серләренә дә өйрәтәбез. Республикада бердәм булып җиләк үстерсәк, чит илләрдән кайтартылган сыйфатсыз җиләк-җимешне кысрыклый алыр идек”.
Җиләк басуына узган ел Президент Рөстәм Миңнеханов та килгән. Башкарган эшләрен күреп, югары бәя биреп киткән. Аграр министр, Яшел Үзән районы башлыгы да аларның эшчәнлеге белән таныш. Алар да бу басуда булып, икенче елын гына эшләүче егетләрнең янып-көеп йөрүләренә сокланып киткәннәр. Ярдәмнәрен дә тоеп торабыз, узган ел грант та оттык, диләр.
– Без республикага яңалык алып килмәдек. Элек тә күпләп җиләк-җимеш утыртып үстергәннәр. Менә шул югалганны без торгызырга телибез, – ди Илдар. – Кибет, базарларны басып алган чит ил җимешләренә каршы торырлык җиләк-җимеш үстерәсебез килә.
Тик моның өчен яңа технологияләрне, сортларны үзләштерергә кирәк. Дөрес, бу – чыгымлы эш, әмма дөрес итеп эшләсәң, табыш кертергә менә дигән мөмкинлек, дип аңлата ул.
Үзебезнең сортлар юк
Әйткәнемчә, алар җиләк-җимеш үсентеләрен Самарадан кайтарта. Республикада яхшы сортлы үсентеләр табу – баш бәласе. Базар-кибетләрдә сатылганы – җылы якта үсүче җимеш үсентеләре. “Сатуга чыгарылган 90-95 процент үсемлек безнең якларга яраклашмаган”, – ди Илдар. Ә Самараның “Сад” хуҗалыгының үз питомнигы бар. “Менә күрегез: алардан алып кайткан алмагачлар сау-сәламәт”, – ди Илдар, агачларга күрсәтеп.
– Без базарларны өйрәнеп чыктык. Җирле сортлар сатуда бөтенләй юк. Урта Азиядән кайткан арзанлы үсентеләр. Халыкны алдалап сату итәләр. Ныклы тикшерү булмагач, белмәгәч, алданасың. Бер алдангач, ышанмый башлыйсың. Моңа чик куярга кирәк. Җирле галимнәр уйлап тапкан алмагач, чия, грушаны татарстанлылар алмас идемени?! Без, питомник булдырып, менә шушы проблеманы да бетерергә хыялланабыз. 1 гектар җирдә республикага яраклашкан җиләк-җимеш сортларын үстереп, халыкка тәкъдим итәргә иде, – ди Илдар.
Җиләк үстерә башлагач, республикада аны игә белүче агрономнар юклыгын да ачыклаган ул. “Безнең аграр уку йортын бетергән агрономнар иген, яшелчә генә үстерә белә. Бу эшкә аграр уку йортларында белем алучы яшьләрне җәлеп итәсе иде. Теләге булганнарны чит илләргә алып барып өйрәтергә дә әзер”, – ди ул бу уңайдан.
Аграр белеме булмаса да, авылда туып үскән, авыл тормышының үзәгендә кайнаган Илдар Ситдыйковны сала кешесенең җирдән күңеле кайтуы борчый. Менә шуңа күрә ул кешеләрне җирдән акча эшләргә өйрәтергә тели. “Бездә халык нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеген белми. Терлек асрый, печән үстерә белә. Башкасын эшләргә белеме җитми. Республикада заманча технологияләр белән эшләргә өйрәтүче бер үзәк булса, яхшы булыр иде. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк. Республикада төзелгән “Белая дача” заводын тәэмин итәрлек чималны без үзебез үстерергә тиеш”, – ди фермер.
Китәр алдыннан без аннан, бөтен республика җиләк үстерә башласа, үзегезнең эш туктап калудан курыкмыйсызмы, дип сорадык.
– Җиләк-җимешне республика халкы күпләп үстерә башласа, мин сөенер генә идем. Безгә әле бу тармак буенча нык эшләргә кирәк. Аграр министр белән очрашып, күңелемдә йөрткән барлык уй-фикерләремне җиткерергә хыялланам. Идеяләрем бик күп, – диде Ситдыйков.

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА