Россия халкы киләчәккә өмет белән карый. Аның 43 проценты фикеренчә, 2020 елга Россия “бөек һәм чәчәк атучы” илгә әвере лергә тиеш. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли.
Респон дентларның тагын 11 проценты фикеренчә исә, ил
“тормыш дәрәҗәсе югары булган дәүләткә” әвере лергә тиеш. Халыкның 28
проценты фикеренчә, ки ләчәктә Россиядә “үз гражданнарын кайгырту”
идеясе көчле булачак. Россия леләрнең 24 проценты исә, гомумән, киләчәк
турында уйланмый. Ә сезнең фикерегезчә, 2020 елда Россия нинди булачак?
Айрат РАХМАНКУЛОВ,Түбән Кама адвокатлар конторасы җитәкчесе, юридик фәннәр докторы:
– 2020 елда түгел, бер елдан Россиядә нинди үзгәрешләр булачагын да әйтә алмыйм. Хәзер илдә халыкны берләштерәчәк кыйммәтләр эзләү чоры бара. Путин үзенең чыгышларында берничә тапкыр миллилеккә, дингә әйләнеп кайтырга чакырды. Сталин да заманында, православ чиркәве немецларны җиңүдә ярдәм итәчәк, дип уйлаган. Бәлки, 10-15 елдан Россиядә нәкъ менә дини, әхлакый кыйммәтләргә игътибар артыр. Pussy Riot, “Мөселманнар гыйффәтсезлеге” кебек провокацияләр дә булмый калмас анысы. Халык фикере шул кадәр каршылыклы, бер чиктән икенче чиккә ташлана. Бәлки, динилек аны бераз тынычландырып җибәрер.
Елена МИХЕЕВА, Алабуга дәүләт тарихи-архитектур һәм мәдәни музей-тыюлыгы хезмәткәре:
– Халыкның үзләрен хакимияттән аерып каравына, пессимистик фаразларына шаккатам. Үләбез, бетәбез, дип мыгырданалар. Россиянең киләчәге бүгенге укучылар һәм студентлар тарафыннан салына. Шуңа аларга тормышка карашларын үзгәртергә, үзләренең әһәмиятен танырга вакыт. Юкса аларга нишләргә кирәклеген бүтәннәр күрсәтеп торачак. Янәсе, менә сиңа су һәм ипи, кушылган эшне эшлә, артыгын сорама. Шәхес булырга кирәк. Ул вакытта һәркем, аерым һәм тулаем алганда, Россия яхшы яшәячәк. Хәзерге тормышыбыздан канәгать, киләчәктә тә начар яшәмәбез, дип уйлыйм.
Роберт БАРИЕВ, Татарстан Социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге белгече:
– Мәктәпкә 5 яшьтән йөри башлаячаклар – замана балалары тәпи йөреп киткәч үк саный, укый белергә тиеш, дип уйлый бит хәзерге әти-әниләр. Мөгаен, эш вакыты да 14 сәгатькә җиткерелер – белем бирү системасы түләүле нигезгә күчсә, бала мәктәпкә йөргән өчен дә түлисе була ич. Моның өчен күп эшләргә кирәк. Кытай халкы безне тулысынча басып алачак. Инде хәзер үк Татарстан районнарына да күпләп күченә башладылар. Миңа калса, әлеге сорауны үзенә һәркем бирергә һәм 10 елдан соң илдә яхшы яшәү өчен кулыннан килгән бар нәрсәне эшләргә тиеш.
Илнар ТӨХВӘТУЛЛИН, журналист:
– Бу илдә һаман да хәл ителми торган мәңгелек бер проблема бар – коррупция. Ул илнең матди һәм рухи үсешен тоткарлый, җәмгыятьтәге катлаулар арасындагы упкынны тирәнәйтә, хакимияткә ышанычны киметә бара. Әгәр дә Путин хакимияте ул проблеманы хәл итәрлек эш күрсәтсә, 2020 елга кадәр дә Россия белән идарә итәчәк. Юк икән, бернинди модернизация үткәрү мөмкин түгел. Илне чимал сатуга бәйлелектән дә коткарып булмаячак, чөнки 7-10 елдан соң дөньяда яңа төр энергия чыганакларына күчмәсләр, дип әйтеп булмый. Ә рухи торышка килгәндә, ул хакта уйларга да куркыныч.

Ватаным Татарстан