Бу кызык! #3
8/29/2013
- Кошлар галәмдә
яши алмый, чөнки аларга азыкны йоту өчен гравитация кирәк.
- Дөя сөте оемый.
- Статистика
буенча, 2 млрд. кешенең бары берсе генә 116 яшьне уза ала.
- Галлийның эрү
температурасы – 29,8 °С, ул кулга тотуга эри башлаячак.
- 1,2м калынлыктагы
газета өеме бер агачны киселудән саклап кала ала.
- Согуд
Гарәбстанында бер елга да юк.
- Борынгы Грециядә
хатын-кызларның яшен туган көненнэн түгел, ә кияүгә чыкканнан санаганнар. Шулай
итеп алар никахтагы тормышларының мөһимрәк икәнен күрсәткәннәр.
- Дөньядагы ин агулы җан иясе – кубомедуза. Аның
4,5 метга җитүче 60 капшагычында 60 кешене үтерүгә җитүче агу туплана.
- Дөньяда иң симез кешеләр Науруда яши. Мондагы
залыкның 96% таза.
- Дөньяда иң коры ил булып Ливия санала. Аның
99%ын чүлләр били, кайбер районнарда яңгырны дистәләгән ел күрмиләр.
- Ябалак башын 270°Ска
бора ала.
- Кислородны иң күп
эшләп чыгаручы ил – Русия. Дөнья күләм урманнарның 25%ы Себердә үсә.
- Иң урмансыз ил – Гаити. Анда урманнар бөтенләй
киселеп беткән.