«Мин фахишә түгел, мин – эшмәкәр» (+18)


Ун еллап журналистикада эшләү дәверендә акча түләп интервью алганым юк иде әле.
Сабина белән телефоннан сөйләшкәндә үк килешү «төзелде». «Мин бушка сөйләшмим», – диде кыз. Күрешеп, өстәлгә салынган 1 мең сум акчаны сумкасына шудыргач кына сөйләшергә әзерлеген белгертте. «Минем тәнем дә, вакытым да – акча», – диде ул, елмаеп.
Сабина – Казандагы ресторан-отель бизнесында официант булып теркәлгән, әмма югары даирә ир-атларына интим хезмәт күрсәтүче, бүген-иртәгә 26 яше тулырга тиешле хатынкай. Аны, авыз тутырып, фахишә дип әйтергә дә тел әйләнми, үзе әйтмешли, хезмәт күрсәтүче, иң борынгы һөнәрнең дәвамчысыдыр инде ул. Фикере-акылы да бар, җете чибәрлеге дә тулып ашкан, әмма аның тормышны-яшәешне кабул итүдә үзенең бер тар карашы тупланган: һәр нәрсә акча, акча булмаса, аны тиз арада акчага әверелдерергә кирәк.
– Сезне Казандагы фахишәлек системасы кызыксындырамы инде? – дип башлады ул, вакыт кысанлыгына ишарәләп. – Бөтен илләрдәге, бөтен шәһәрләрдәге кебек ул бездә. Рестораны, отельләре бар икән, аларның үзләренең фахишәләре дә бар дигән сүз. Отельләр ачылырга өлгергәнче, аның эчке структурасы, шул исәптән интим хезмәтләр дә көйләнеп куелган була. Бездә бит фахишәлекне кача-поса трассада тору дип кабул итәләр, чынлыкта, аның анысы пычраклык-баткаклык. Андагы хатыннар хатын түгел инде – алар чир оясы, наркоманлык, эчкечелек, бер сүз белән әйткәндә, түбән дәрәҗәлек. Ул хәшәрәтлекне тиз арада юк итәргә  кирәк,  чөнки шулар аркасында әллә нинди йогышлы авырулар тарала. Минем ул дөньяга кергәнем булмады, мин югары класс белән генә эш итәм. Берничә җирдә кунакханә җитәкчеләре, ресторан хуҗалары белән тыгыз элемтәм бар, алар, эш килеп чыкканда, клиент булганда, миңа эндәшәләр. Киләм, эшемне эшлим дә туры гинекологыма китәм, тикшеренәм, чистарынам...

– Үзеңнең бу дөньяга килеп эләгүеңне дә ишетәсе килә.
– Мин – татар кызы, Татарстанның кечерәк бер шәһәреннән. Әнием өч баланы берүзе күтәрде. Әтиемнең кайчан, ни өчен гаиләдән киткәнен хәтерләмим, мин иң кече бала идем. Әнием хореограф булып эшләде, безне – өч баласын ашатыр өчен ачысын да, төчесен дә күп татыды. Миңа 26 яшь кенә әле, әллә нинди борынгы заман кешесе дә түгелмен. Әмма мин ачлыкның ни икәнен беләм! Ул минем җелегемә үткән нәрсә. Шундый вакытларда мин язмышыма да, безне калдырып киткән әтиемә дә рәнҗи идем – авыз тутырып теләгән ризыгыңны да ашый алма әле син! Шул вакытта ук үз-үземә әйттем – үскәч, үзем теләгән һәр нәрсәне булдыра алырлык итеп эшләячәкмен.

– Бала вакытта кемдер космонавт, кемдер табиб, кемдер  укытучы булырга хыяллана инде...
– Мин тәнемне акчага тәкъдим итәрмен дип уйламый идем, әлбәттә. Бию бик күп юлларны ачты – туган шәһәремнән Казанга килеп урнашканда, миңа 18 яшь юк иде әле. Балигълык яше тулганчы, мине ресторанга биюче итеп алдылар, аннан ике ел Төркиядә отельләрдә эшләп кайттым. Һәр бию чыгышы өчен уртача керем ала башладым. Әниемә бер кочак бүләк җибәрдем – итекләр, күн куртка, күлмәкләр, татлы күчтәнәчләр... Телефоннан әнием елый-елый рәхмәт укыды: «Кызым, мин боларның сиңа чиреген дә бирә алмаган идем бит»... Монда ике югары уку йорты дипломын алганнан соң (вузларның исемен әйтмим, икесендә дә түләүледә читтән торып укыдым), туган шәһәремә кайтып урнашу теләгем бар иде. Әнием каршы килде. Бераздан Төркиягә кияүгә чыктым. Бер ел дигәндә, ирем миңа талак әйтте, гаилә тормышына икебез дә әзер түгел булып чыктык. Иремә үпкәләмим – ул миңа безнең ил машинасы алырлык кадәр акча тоттырып кайтарып җибәрде. Казанда «Тугызлы»га утырдым да эш эзләргә керештем. Башта бюджетка кереп чыктым, аннан рестораннар буйлап эш эзләп йөрдем. Ул элек тә, хәзер дә төшемле эш – бүген, мисалга, ике еллап эшләгән официант 50-60 мең сум акча ала. Мине ялгыз биюче генә итеп алучы табылмады, ул вакытта официант булып урнаштым. Өч-дүрт ай дигәндә, кулга сизелерлек акча керә башлады.
– Шунда ук курчак кебек матурлыгыңны күреп, ямьсез тәкъдимнәр белән бәйләнүчеләр дә табылдымы?
– Юк, нишләп ямьсез тәкъдим булсын? Бер ир күзен уйната башлады, бай гына кеше. Без моның белән ресторанның өске катында урнашкан отельдә төн кундык. Иртән, мин бушка эшләгән кешене яратмыйм, дип, айлык хезмәт хакым кадәр акча калдырып чыгып китте. Мин гарьләнмәдем – ул бит өйләнгән ир-ат. Бушка эшләүчесе аның – өйдә.

– Бездә – татарда, Илсөя Бәдретдинова дигән җырчының җыр сүзләрен искә төшердең әле син... Үзеңне фахишә итеп хис итмәдең алайса?
– Мин бүген дә үземне фахишә дип санамыйм. Теләсә нинди SPA-салоннардагы кебек хезмәт күрсәтүче генә. Ресторанда эшләүнең дә үз тәртибе бар аның – анда үсеш дигән нәрсә бар, эшләү дәверендә син алда торган перспективадагы мөмкинлекләрең турында уйланырга тиеш. Ул да трамплин кебек җир – кемдер бөтенләй китеп бара, кемдер югарырак баскычка күтәрелә. Минем дә юнәлеш үзгәрде. Аны вакыт үзеннән-үзе китереп чыгарды.

– Үсеш белән тән сату икесе дә юнәлеш була аламыни ул?
– Сез мине көн дә ир-ат алыштыра торган, төнгә икешәр-өчәр кешегә хезмәт күрсәтүче очсыз фахишәләр белән чагыштырмагыз инде! Минем үземнең клиент базам бар – алар күп дигәндә 15-20 кеше. Атнасына күп дигәндә ике тапкыр хезмәт күрсәтәмдер. Калган вакытымны үзем теләгәнчә, җаным кайда тели – шунда, нәрсә ашыйсым килә – шуны ашап, ял итеп уздырам. Салоннардан, фитнестан кайтып кермим. Әмма хирург пычагы астына ятканым юк, нәрсәмнедер «үстереп» тә йөрмим. Мин табигыйлек яклы, клиентларым да шуны ярата.

– Ул клиентлар «Сез» дип кенә сөйләшә диген тагы...
– Алар – зур урыннарда эшләүче, рәхәтләнеп ял иткәндә, пычрак җыймыйча гына, хатын-кыз кочагын татырга теләүче кешеләр. Мәскәүдән бер даими клиентым бар. Ул кайвакыт, самолетка билет алып, мине чакыра. Барып кайтам. Дорфа, мыскыл итәргә тырышучылар бар дип әйтә алмыйм. Шушы яшемә җитеп, бер-ике очрак булгандыр. Ресторан хуҗасы бик сораганга гына, бер абзый белән номерга күтәрелгән идем. Теге эчеп алган капкорсаклы абзыең, чишенә башлау белән, мине чәчемнән урап тотып, идәннән өстерәп йөртте. Син бит татар кызы, сугыш вакытында, ачка тилмереп кырылып үлгәндә дә татар хатыны мондый пычраклыкка бармаган, ник үзеңне мәсхәрәләтеп йөрисең, янәсе...

– Син аның сүзләре белән килешмәдең инде?
– Мин татар милләтен түгел, татар телен дә ташка үлчим генә беләм. Ул милләт, ул дәүләт мин шушы эшкә керешмәсен өчен нәрсә эшләгән соң? Укуым өчен түләгәнме, өч баланы ялгызы үстергән әниемә булышлык күрсәткәнме? Мин бик озак үксез, ташландык, ач яшәдем – ул тормышка бер аягым белән дә кире басасым килми. Мин бүген Ауди Q5 машинасында йөрим, әниемә бер миллионлык машина алып бирдем, Казанда элиталы класс яши торган йортта яшим, шәһәр читендә йортым төгәлләнеп килә...

– Аудисыз да йөреп була, Сабина. Әни булу, иртәгә балаңның күзенә карау дигән нәрсә китереп кысса, нишләрсең соң – акча баш та, түш тә була алмый ул.
– Ала. Мин акча яратам, мин рәхәт яшәргә яратам, мин әйбәт яшәячәкмен дә. Бәлки, башкача да күтәрелә алыр идем, әмма мин чибәр хатын-кыз. Ир-ат чибәр хатын-кызга акылы булган өчен генә күтәрелергә ирек куймый инде ул – башта татып карарга тырыша. Минем шундый бер клиентым бар,  аның белән бер тапкыр гына йокласам да, ул 5-6 тапкыр миңа чит илгә юллама бүләк итте. Тән белән генә сату итсәм, ул эшләгән төннәр бәрабәренә генә түләр иде. Мин төрле курслар тәмамладым, белемемне киңәйтү мәсьәләсендә төрле семинар-конференцияләргә йөрим – түшәмгә төкереп ятканым юк. Әле менә йорт салам дим бит – аның буенча да төрле яклап белемемне ныгыттым. Фундаментның да, ташчылыкның да, дизайнның да ни икәнен беләм хәзер. Һәр нәрсәне үземнең кулым аша үткәрәм, укыйм-тикшерәм.

– Карап кына торырлык чибәр үзең, акылың-фикерең дә бар – һөнәреңне дә үзгәртеп җибәрсәң әле... Бердәнберең дә, бәлки, рәхәтләнеп яшәрлек тормыш шартлары тудыра алыр иде үзеңә.
– Мин инде ике елга якын бер ир белән яшим. Дөресен генә әйткәндә, минем кемнеңдер күзенә карап, аның алып кайтачагына өмет итеп ятасым килми. Үзем эшләү мөһим. Мөнәсәбәтләрне рәсмиләштергән очракта да мин килешү төзү яклы. Хисләр хисләр белән, мал – аерым. Гомерем буе шушындый чибәр булырмын да, бөтен бай ирләр дә миңа гына заказ бирер, дигән буш хыяллар белән яшәгәнем юк – йортым төзелеп беткәч, үземнең дә ресторан бизнесына кереп китәсем килә. Мин аны якыннан гына түгел, эчен-тышын, эчәгесен беләм дигәндәй. Аннан инде бала алып кайту турында хыялланам. Кияүгә чыгу максат түгел. Аңлашып яшәрлек ир-ат ышыгы булдыру – менә бусы реальрәк, миңа күбрәк туры килерлек хыял.

– Һәр кешене балачакта салынган бәхет яшәтә, шунда алган җәрәхәтләр имгәтә – синең тормышка карашың да балачак белән бәйле кебек.
– Мин әтием безне ташлап киткәнгә гарьләнеп яшәдем, әтиле яшьтәшләремнән көнләшеп үлә идем. Киелми калган киемнәр, бара алмый калган лагерьлар да аның кадәр кимсетми кешене, ә тулы гаиләдә үсмәү, тумас борын кимсетүләр, ышыгың булмау, һәр нәрсә өчен җаваплы булу үтерә. Балачакта рухи яктан имгәнгән кеше дип саныйм мин үземне... Әгәр Ходай биргән матурлыгым булмаса, шушы эшем белән аякка баса алмый калган булсам, мин, бәлки, эчкечегә чыгар идем дә асылынган булыр идем. «Эшем» тәнем, матурлыгым белән сату итү булса да, миңа рәхмәтле булды. Юкса түбәндә яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм – миңа тормыш йә матур кирәк, йә бөтенләй кирәкми. Картайганчы бөкрәеп, тиен санап яшисем килмәде. Акылым да, белемем дә, тырышлыгым да җитәрлек үзе. Әмма безнең илдә акылың белән генә ерак китеп булмый – йә блатың, йә эшлекле әтиең, йә матурлыгың булу кирәк. Аңлавыгызча, миндә аның соңгысы гына булды. Бу очракта мин фахишә түгел, мин – эшмәкәр. Шуңа күрә дә эшләгән эшемне яманлап утырырга җыенмыйм. Ничек әйтәләр әле? Суын эчкән коега төкермиләр!..

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА