– Фирдүс балаңа ни булды?
– Мин киткәндә хатыным бала белән Нурлатта калган иде. Ике көн буе бала елаган.Мин Башкортстанның Туймазы шәһәрендә концерт белән йөрим. Концерт алдыннан хатыным шалтыратып әйтте: “Безне срочно Казанга алып киттеләр, Казанга килеп җиттек, баланы операциягә алып кереп киттеләр”, – диде. Шул концертта үләм дип торам, бик авыр булды.
– Балаңа нәрсә булган соң?
– Нәзек җирендә салкыннан үлек сыман нәрсә җыелган. Ике айлык бала бит ул, бик курыккан идек.
– Балаң кая соң әле?
– Хатыным белән кибеткә китте.
– Балаңны үзең белән йөртәсеңме?
– Якын җиргә барганда үзебез белән алабыз. Калдырып китәсем килми, безнең белән йөрсен.
– Сәхнәдә егылганың бармы?
– Октябрьский шәһәрендә чабып та чыктым, абынып та егылдым. Адәм мәсхәрәсе, кеше мине исерек дип уйлагандыр. Идәнне юып чыкканнар да, таеп китеп ике теземә егылдым.
– Нәрсәдән куркасың?
– Тамашачы килерме, ошатырлармы икән – башта гел шул уй. Мамадышка дусларга бардым, карыйм, туй бара, башта минем дүрт-биш җырга биеделәр. Күзләремә яшьләр тулды, шатландым. Бу минем өчен бик зур уңыш дип уйлыйм.
– Яңа әти белән мөнәсәбәтең ничек? Әниеңнең янәдән кияүгә чыгуына каршы килмәдеңме?
– Юк. Үзем: “Әни, болай яшәп булмый, тормышка чык”, – дидем. Ниндидер гайбәт сүзләр ишетеп ятканчы... Ялгыз кеше ятим, чирле кеше ул. Ялгыз яшәү бик авыр нәрсәдер ул, ялгызлыктан Аллаһы Тәгалә үзе сакласын. Газинур абый белән бик әйбәт мөнәсәбәттәбез.
– Газинур абый дисеңме?
– Әйе. Иң мөһиме – ул минем иҗатымны бик нык ярата. Шәп яшибез.
ГАБДРӘХИМ
Акчарлак
Акчарлак