Хәния Фәрхи – татар эстрадасының йөзек кашы. Башка җырчыларга охшатып, аларның тавышына ияреп җырлаучылар сәхнәдә әледән-әле пәйда булып торса, Хәния – берәү генә, аның тембрына туры китереп, аны кабатлаучы кеше булмады. Әйе, ул шундый иде... Кабатланмас, ихлас, мөлаем, ачык һәм кешелекле... Сәнгатебез авыр югалту кичерде. 27 июль көнне 57 яшендә яраткан җырчыбыз вафат булды. Сәхифәбез аның истәлегенә багышлана.
Башкалардан ул артык гадилеге белән аерылды. Кайчан гына шалтыратма – сөйләшергә вакытын таба иде. Һәркемнең сөйләргә ярата торган темасы була. Хәния ханымныкы – туган авылы Салаюа. Авылы бетүгә, бүген анда кеше яшәмәүгә йөрәге әрнеде. Еш кына туган төбәгенә берникадәр җан өрү өчен, зур бәйрәмнәр саен анда кайтып, өй алдында самавырда чәй кайнатып, җәен җиләк җыеп вакыт уздырырды. Авылда кеше калмагач, Тәтешледә йорт алып, әнисен район үзәгенә күчерде.
“Башкортстанга концертлар белән килеп, Тәтешлегә керми китү кыен. Бик кыен! – дип сөйләгән иде бервакыт Хәния ханым. – Туган якны сагынуның чиге юк. Әмма нишләтәсең?.. Хатын-кызның язмышы: ире кайда, ул да шунда, кабере дә аның янында... Салаюа – бер генә урамлы авыл булса да, бик ямьле. Барлык туганнарыбызның каберләре шунда. Авылга кайтыр җиребез булсын дип, йортны яңартып кордык... Әй, авылым! Бөтен балачак хатирәләрем аның белән бәйле. “Үскәч, халык артисткасы булгач, озын-озын толымнарымны туздырып, авыл урамыннан бер җырлап узарга иде”, – дип хыяллана идем. Озын толымнан башка бар хыялым да тормышка ашты... Мөмкинлек туган саен Тәтешлегә кайтып торабыз. Районда мине кадерлиләр. Сабантуйларда олы кунак мин. Үз илеңдә солтан булу бик авыр, мин моның кадерен белеп яшим”.
Әнисенең олы яшьтә булуына карамастан, үзе генә яшәве һәм үз-үзен тәрбияләве турында горурланып сөйли иде ул: “Әнинең хәле – Аллага шөкер! Күптән түгел йортыбызның икенче катыннан егылып төшеп, бик каты сызланып яттым: аяксыз калдым, кулым бернәрсә тотмады. Шулчак яныма әнием килде. Бер ай буена мине 84 яшьлек әнием карады. 17 яшьтә чыгып киткәннән бирле әни белән бу кадәр озак вакыт бергә уздырган юк иде”.
Хәния ханымның әнисе Фәния әби белән дә аралашырга туры килде. Кечкенә генә буйлы, оялчан, үтә итагатьле, уңган татар әбие. Сиксән яшьне үткәнмен дип тормый: өе ямьле итеп җыештырылган, үзе пешергән тәм-томнардан табыны сыгылып тора. Кайгысын – кичерә, шатлыгына түзә алган олы йөрәкле ана ул. “Бәхетем – балаларым. Аларның кайгысын да, шатлыгын да күрдем. Кайгысы булмаса, шатлыгының да кадере булмый”, – дигән иде берничә баласын җирләгән ана.
“Хәния кечкенәдән өйдә концертлар оештыра иде, – дип сөйләгән иде Фәния әби. – Йорт түренә чыршы куйсак, күрше-тирәдә яшәгән балаларны җыеп алып керә дә, аларны бер рәткә бастырып, шигырь сөйләтеп җырлата. Ахырдан Карсылу булып киенеп, аларга кәнфит-перәннек таратып, күңелләрен күрә. “Сәнгать институтына керәм, җырчы булам”, – дигәч, әтисе аңа: “Кызым, йөрмә, бик авыр эш ул. Бухгалтерлыкка гына укы”, – диде. Хәния сүзендә торды, ләкин юллары шундук уңмады. Кабул итү комиссиясендә аңа: “Син әле яшь, тавышың үзгәрәчәк”, – дигәннәр. Күңеле төшеп, авылга кайты. Җәй буе сыер савып эшләгән хезмәт хакы белән документларын кулына тотып, Мәскәүгә, туганым Зөлкәбирә янына китте. Хәния турында: “Тиз генә йолдыз булды”, – дип уйлаучылар бик ялгыша. Кызым өчен тормыш урау юллар, катлаулы сынаулар әзерләп куйган иде”.
Фәния апаның Габделхәйне озак мактаганы хәтердә калган. Хәниянең олы кызы Алияне үз баласыдай кабул иткәне өчен ул аңа бик рәхмәле булды. Хәния Фәрхи дә ире белән һәрчак горуранып сөйли иде: “Габделхәй кебек ирләр юк. Ул минем иҗатымны тамашачыга җиткерергә ярдәм итә”, – дип сөйли иде ул. Ирегез турында 5 кызыклы фактны әйтегез әле дигәч, озак уйламыйча, болай дигән иде:
“Беренче: тыштан усал һәм кырыс булып күренсә дә, бик нечкә күңелле. Күңеле тулса, мөлдерәмә күзләреннән яшьләр ага башлый. Икенче: бик көнчел. Өченче: акча саный белә. Гаиләдә акчаны ул тота, бюджет алып бару аның өстендә. Дүртенче: юмарт һәм ярдәмчел. Бишенче: яхшы җитәкче. Хатын-кыз өчен 30 ел буе эстрадада җырлау – батырлык. Габделхәйсез сәхнәдә бу кадәр озак була алмас идем. Һөнәре буенча төзүче булуына карамастан, эстрада дөньясына тиз кереп китте. Хатын-кызны шаккатыру җиңел эш түгел. Әмма Габделхәй моны эшли белә. Гадәттә, бүләкләрне бергә алабыз. Бәйрәм иртәсендә ул миңа һәрвакыт ак розалар алып кайта. Табын әзерли. Шашлык пешерә, күмердә балыкны тәмле итеп кыздыра. Моның өчен авылда махсус мич ясап куйды. Учак ягып, шәмнәр куеп, еш кына матур кичләр уздырабыз...”
Балам баласы балдан татлы, диләр бит. Оныкларының фотосурәтләрен “Вконтакте”, “Инстаграм” челтәрләрендә һәрдаим урнаштырып барды. Фото астындагы язманы күреп, җырчының тормыш мәгънәсе нәкъ менә алар икәнен аңларга була иде: “Оныкларым белән елый-елый очрашам, елый-елый саубуллашам. Кызганыч, сирәк күрешәбез. Зур оныгым – Әминәм бар яклап та булган, җитез. Хәрәкәтләре сыгылмалы, биюгә, җырга сәләте көчле. Ә Ясминәбез, күз тимәсен, елый белми торган бала, тыныч холыклы. Туган көнен ресторанда уздырган идек, бер генә дә көйсезләнеп күрсәтмәде, киресенчә, килгән кунакларга елмаеп, күз кысып утырды”.
Ә быел җәй җырчының өченче оныгы туды. Ул шатлыгы белән дә уртаклашкан иде Хәния ханым: “Үзем малай таба алмаган идем, Алиям безне уллы итте. Əле дә ышанып бетә алмыйм. Бәхетнең бәхете бит бу! Уйлап кына карагыз әле, өч оныгым бар!
Башта минем туган көндә – 30 майда туар дигән идек, ашыкмады... Аннары, 1 июнь – Габделхәйнең туган көнендә туар дип көттек. Ə ул 31е туды һәм хәзер бездә 3 көн рәттән бәйрәм. Изге Рамазан аенда тугач, Рамазан исемен куштырдык. Матур мөселман исеме. Балакайларыбыз исән-сау гына булсын!”
Узган елгы концерт программасында сәхнәдән кечкенә кызы Алсуга багышланган шигырь укып, бөтен тамашачыны елатты Хәния ханым. Алсу – Тәтешле килене. 18 яшендә кияүгә чыгам дигән кызга әти-әнисе каршы булмый. “Мәхәббәткә ничек каршы торасың инде?” – дигән иде җырчы. Юлдашы итеп Тәтешле егетен сайлауга да әни кеше сөенеп бетә алмады.
Тәтешледә җырчының берутуган сеңлесе – Фирүзә дә яши. Аларның тавышлары да, йөз-кыяфәтләре дә бик охшаш.
“Хәния Фәрхинең сеңлесе” дигән исемне йөртү зур җаваплылык, – дигән иде бервакыт Фирүзә ханым. – Һәрвакыт матур, акыллы булырга кирәк. Алай булмасаң, апаңның йөзенә кызыллык килә дигән сүз. Тәтешледә 1988 елдан бирле яшим, мине бар да белә, бар да таный.
Апабыз белән еш күрешеп торабыз. Вакыты булган саен кайтып йөри. Көненә 10-15 тапкыр шалтыратышабыз. Хәния апаның Тәтешлегә һәр кайтуы – зур бәйрәм. Апам белән охшашбыз, икебез дә киң күңелле. Мин әзрәк таләпчәнрәк әле, ә ул артык йомшак. Тормышны ничек бар – шулай кабул итәбез. Беркайчан беркемне дә кире какмыйбыз. Әмма бу тормышта бераз катырак булу да кирәктер”.
Җырчы сәхнәдә үзенә генә хас стиле белән дә аерылып тоды. Чылбырлар асылган, рок стилендәге костюмнар да, озын милли рухта тегелгән күлмәкләр дә аңа бик килешле иде. Бизәнүе дә матур һәм тыйнак, ничә еллар буена үзгәрмәгән прическасы аңа элегантлык кына өстәде.
“Бизәнү өчен миңа 6-7 минут та җитә, – дип сөйләгән иде ул бервакыт. – Юлда, машинада да шул вакыт эчендә бизәнә алам. Әлбәттә, сүз сәхнә макияжы хакында бармый. Аның өчен профессиональ куллар һәм озак вакыт таләп ителә. Аеруча прическага. Бит төзелеше үзенчәлекле булгач, башка прическа миңа килешми. Кыйммәтле париклар да алып карадым. Парикны салгач, хатын-кыз бөтенләй ямьсезләнә икән. Иң яхшысы – табигый кыяфәтеңә канәгать булып, үз чәчең белән йөрү...”
Кызганыч, тормыш үкенечләрсез булмый. Сәхнәдән һәрчак елмаеп тамашачысын сәламләгән җырчының да күңелен кыра торган нәрсәсе бар иде. Һәм аны ул яшермәде: “Үкенечем – Габделхәйгә малай табып бирә алмавым. Биктаһиров фамилиясе анда туктап кала. Иремнең калган туганнары хатын-кызлар, аның 5 сеңлесе бар...”
Татар илендә ул үз исемен зур хәрефләр белән язып калдырды, моңлы җырлары белән һәрберебезең күңелендә урын алды. Кеше китә – җыры кала, диләр. Хәния Фәрхи башкарган “Сагынам сине, Питрәч”, “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, “Онытылыр димә”, “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Утыр әле, әни, яннарыма” җырлары мәңгелек хит булып халык күңелендә урын калды инде.