Мин кечкенә чагымнан бирле китаплар укырга яратам. Аеруча татар телеңдә язылганнарын. Хәзерге көнгәчә татар әдәбияты минем тормышымда зур урын алып тора. Балачакта китаплар белән мине дәү әнием таныштырса, бүгенге көндә әдәбият дәресләрендә татар теленә генә, татар әдәбиятына гына хас булган, матур, тирән эчтәлекле әсәрләр белән мин үзем танышам, һәрбер укыган әсәр минем тормышыма бер яңалык булып керә. Алар аша мин дөнья белән танышам, үземә тормыш тәҗрибәсе туплыйм.
Минем өчен үз туган телемдә укый алу зур бәхет. Татар теленең матурлыгына игътибар иткәнегез бар микән? Искиткеч нәфислек! Татар әсәрләренең һәрберсен җыр белән тиңләп була. Ә нинди күренекле шәхесләр бизи безнең әдәбиятны: Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алиш, Ә. Еники, М. Мәһдиев! Алар безнең горурлыгыбыз бит. Хәзерге көндә дә күп кенә яшь язучылар бар. Мин үзем дә шигырьләр, хикәяләр язарга яратам. Ләкин үземне шагыйрь дип әйтергә минем хакым юк. Минемчә, Г. Тукай кебек шәхесләр генә лаек бу исемгә. Алар әдәбиятыбызның күрке булып торалар.
Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш. Ә инде әдәбиятка килгәндә, ул − безнең киләчәгебез. Еллар үтсә дә, бөек шагыйрьләр күтәргән темалар хәзер дә актуаль булып кала. Нинди генә шигырьне, әкиятне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ача. Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. Шуңа күрә барлык балаларны да китап укырга өндисем килә. Үз телен, әдәбиятын белгән кеше беркайчан да югалмас, тормышында үз урыный таба алыр. “Китап − белем чишмәсе” дигән халык. Чыннан да, китап биргән белемне бернәрсә дә алыштыра алмый.
Әдәбият − ул минем киләчәгем. Укыгыз китапларны! Анда безнең тарихыбыз, милләтебез, безнең бүгенге һәм киләчәк көнебез! Телебезгә, әдәбиятыбызга тугрылыклы булып калыйк, дуслар!