Татарча сочинение “Б. Урманченың салтык болыны | Б.Урманченын салтык болыны”

 


Б. Урманче − төрле темаларга картиналар иҗат итүче рәссам. Миңа аның аеруча ошаган картинасы − “Салтык болыны”. 

Картинада рәссам авыл халкы өчен иң кызу вакытны − печән өстен сурәтләгән. Авыл халкы − яше дә, карты да болынга печәнгә төшкән. Печән инде чабылган, кипкән − җыеп кына аласы бар. Әллә инде яңгыр килә: кешеләр ашыга-ашыга эшлиләр. Ир-егетләр печәнне кибәнгә өяләр. Кибән башында тәҗрибәле бабай тора. Ул инде печәнне ничек өясен белә. Кулларында сәнәк уйнап торган егетләр бабайга печәнне биреп торалар. Ә икенче бер егет, уңган кызлар җыйган печәнне ат белән тарттырып китереп торалар. Кешеләр генә түгел, атлар да тиз йөриләр. Ат тоткан егет аны көчкә тыеп тора. Чөнки ат дүртаякланып чабып китәргә әзер. 

Кызлар бәйрәмчә киенгәннәр. Өсләрендә − чәчәкле, бала итәкле күлмәкләр, матур алъяпкычлар. Чәчләрендәге чулпылары чыңлап-чыңлап ала. Башларында − ак эшләпә, бусы − кояштан саклану өчен. Һәркемнең йөзе шат, беркем дә тик тормый. Алдарак инде өелеп куелган печән чүмәләләре күренә. Бернинди яңгыр да куркыныч түгел. Кышка азык әзер.