“Җәннәт − аналарның аяк астында” дигән юллар аналарын хөрмәт итүче, тәрбияләүче кешеләргә карата әйтелгәндер, минемчә. Әнисен хөрмәтләгән кеше, һичшиксез, оҗмахка керәчәк. Чөнки әни − безгә тормыш биргән кеше. Мин әниемне бик яратам. Әни булмаса, мин дә булмас идем. Әмма, әниемне яратуым аның өчен генә түгел, әлбәттә. Мин аны гаҗәеп дәрәҗәдәге яхшылыгы өчен яратам. Өйдә яки мәктәптә мин нәрсә генә эшләсәм дә, ул мине һәрвакыт кичерә. Хәтта начарлык эшләсәм дә: сәбәпсез дәрес калдырсам, акчаны башка нәрсәгә тотып бетерсәм дә, әни мине, әлбәттә, башта ачулана, ә аннан соң барыбер гафу итә. Ул мине нинди генә булсам да − яхшы булсам да, начар булсам да ярата.
Ләкин еш кына без әниләребезнең сүзләренә колак салмыйбыз, үзебезнеке иң дөрес кебек тоела. Тик соңыннан үкенергә дә туры килә. Бервакыт мин, әниемнең сүзен тыңламыйча, салкын көндә җиңел генә киенеп чыгып киттем. Соңыннан бу миңа бик кыйммәткә төште. Салкын тидереп, айдан артык хастаханәдә яттым. Әнием көн саен минем яныма килеп йөрде. Нәрсәләр генә алып килмәде ул миңа. Ничек кенә савыктырырга тырышмады! Менә шул вакыйгадан соң, мин әниемнең изге җан булуына ышандым. Бу турыда үзенә әйтмәсәм дә, аның сүзен тыңларга тырышам. Әниләр һәрвакыт дөрес әйтәләр шул.
Әнием бик матур да минем. Аның күзләре дә матур, чәчләре дә искиткеч хуш исле, куллары да гаҗәеп җылы һәм назлы. Авырган чагымда ул кулларын минем маңгайга кую белән, бөтен авыруым кими, хәтта бөтенләй дә бетеп китә иде. Үз кулларыма әнинең кулларын алу белән, мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм проблемалар онытыла.
Чыннан да, бөтенесе дә гади һәм ачык бит: менә янәшәмдә әнием, менә аның куллары − һәм тормыш дәвам итә, бөтен нәрсә дә яхшы буласына ышаныч арта.