Габдулла Тукай – татар әдәбияты тарихында тирән эз һәм бай әдәби мирас
калдырган классикларыбызның берсе. Ул шәхес буларак та, иҗаты белән дә
күпьяклы, тирән фикерләүче һәм сизгер җанлы әдип. Ул әдәби эшчәнлегендә үткән
мираска – төрки-татар поэзиясе, халык авыз иҗаты, рус һәм Көнбатыш әдәби
традицияләре, Көнчыгыш, төгәлрәк әйткәндә, мөселман мәдәнияты мирасына
нигезләнеп иҗат иткән шагыйрь. Г.Тукай татарның элек-электән укылган,
балачактан ук хәтеренә сеңгән борынгы классик әдәбиятына, урта гасырларның дини
әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә. “Кыйссаи Йосыф”, Рабгузыйның “Кыссасел-әнбия”се,
Хуҗа Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Суфи Аллаһияр шигырьләре һәм бигрәк тә
“Мөхәммәдия”, “Бакырган”нан алынган мотивлар Тукайда еш очрый.
Әдипнең рухи мирасының Коръән Шәриф, Ислам дине белән бәйләнеше көчле. Ул
халыкка дөньяви шагыйрь буларак танылса да, Коръән тәгълимате, аның
гомумкешелек кыйммәте белән рухи яктан иҗатында һәрдаим азыклана, аннан үзенә
илһам ала. Аллаһны бер вә бар дип белгән Тукайның Коръәнгә ихтирамы, мәхәббәте
чиксез зур һәм без моны аның әсәрләрендә ачык күрәбез:
Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗәип сүрә Коръәндин,
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җандин.
Совет чорында Г.Тукай шигъриятен төрлечә бәяләүгә юл ачыла. Бу әдипнең
әсәрләрендә сурәтләнгән үзенчәлекле көлү объектына бәйле. Шагыйрь сатирик
лирикасында иске, кадим, әхлаксыз дин әһелләреннән ачы көлә, аларның кырын
эшләрен, динне пычратучы, үз дин кануннарын шәхси мәнфәгатьләрендә файдаланган
белемсез, надан, әхлаксыз руханиларны фаш итә (“Пыяла баш” (1906), “Ысулы
кадимче” (1908), “Ишан” (1909), “Дин вә гәвам” (1912) шигырьләре). Мондый эчтәлеккә
нигезләнеп, әдип имансызлыкта, ишансызлыкта гаепләнә, халыкка атеист шагыйрь
буларак тәкъдим ителә. Аның дин турында язган шигырьләре җәмәгатьчелеккә
чыгарылмый, хәтта “Туган тел” шигырендәге “Ярлыкагыл, дип үзем һәм
әткәм-әнкәмне Ходам...” дигән юллары төшереп калдырыла. Ләкин бу ялгыш караш. Шагыйрьнең
балачагы ата-ана назыннан мәхрүм булып, ачлык-ялангачлыкта үтсә дә, аның нечкә
күңелен юатучы, рухын, киң күңел хыялын туендыручысы Аллаһы Тәгалә була. Тормышының
иң кыен вакытларында ул дингә һәм Ходайга сыена. Шуңа да Габдулла Тукай кече
яшьтән үк гади халыкның иң самими ышануларын, мәҗүсилек чорыннан ук килгән
мифологиясен, соңрак мәдрәсәләрдә Ислам динен һәм аның риваятьләрен күңеленә
сеңдереп, борынгы тарихы булган Ислам әдәбиятын укып үскән, Аллаһның барлыгын
һәм берлеген таныган, дин-шәригать канунында яшәргә омтылган динле шәхес дип
һич шикләнми әйтә алабыз.
Дин турында әдип “Дин – кешелек мәдәниятенең иң югарысында вә иң өстендә
булган каймактыр”,- ди һәм һәрвакыт укучысын әхлаклылыкка, кешелеклелеккә өнди,
милли рухлы, иманга тугъры булырга чакыра. Әсәрләрендә Аллаһның рәхмәтенә
ышану, билгеле бер эштә Аннан ярдәм сорау, Аңа мөрәҗәгать итү нык сизелә.
Мәсәлән, “Таян Аллага” (1910) шигырен карап китик. Биредә шагыйрь сабый балага
Аллаһның кодрәте, рәхмәте чиксезлеген тасвирлап, Аның рәхмәтенә ирешү, “җиһанда
якты юл” табу өчен күңелне Аңа багышларга, дога кылып ярдәм сорарга кирәклеге
турында әйтә:
“Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!”
Габдулла Тукай – әт-тәүһид фәлсәфәсен таныган әдип (Әт-тәүһид – Аллаһы
Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген таныган фәлсәфә). Шагыйрь дин кануннарына
таянып яши һәм иҗат итә. Аның һәр чор иҗатында Коръән, Ислам мәдәниятеннән
килгән мотивлар, Коръәннең аятьләре, хадисләре һәм сүрәләре чагылыш таба. Мәсәлән,
гомеренең соңгы көннәрендә иҗат иткән “Тәфсирме? Тәрҗемәме?” дип аталган
шигырендә әдип Коръәни-Кәримнең “Насыр (Ярдәм)” 110 нчы сүрәсен файдалана.
Дәрьяга тиңләргә мөмкин булган Габдулла Тукай иҗатында дингә багышланган,
аның асылын ачкан шигырьләр исемлеге гаять зур. Биредә сабыйның йокларга ятар
алдыннан теләк теләп Тәңрегә мөрәҗәгать итүен тасвирлаган “Йокы алдыннан”
(1908), шәригать кануннары, ислам тарафыннан тыелган гамәлләрне гаепләп язган
“Катиле нәфескә” (1910), кайгы-хәсрәт килгәндә сабырлык, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм
сорарга өндәгән “Киңәш” шигырен атарга кирәк.
Коръәндә телгә алынган пәйгамбәрләр, алар белән бәйле риваятьләр, ул
вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Тукай әсәрләренә бик табигый кереп,
тыгыз үрелеп баралар, шагыйрьнең әйтәсе килгән фикерен үтемлерәк итеп бирергә
ярдәм итәләр. Мәсәлән, “Алла гыйшкына” (1906) шигырендә шагыйрь милләтне ярату,
аңа хезмәт итүне Раббыны яратуга һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр сөннәтләрен үтәүгә
тиңләштерә.
Г.Тукай иҗатында еш кына дини мотивлар ул чор җәмгыяте, заман проблемаларын
сурәтләргә ярдәм итеп килә. Мәсәлән, 1907
нче елда язылган “Алтынга каршы” шигырендә әдип Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә.
Аннан изге җирне алтыннан арындыруын, фәрештәләрдән аны җәһәннәмгә аттыруын
үтенә, чөнки халык байлык, акча, алтын алдында тез чүгә һәм рухи кыйммәтләрне
оныта. Алтын халыкны боза, котырта, туры юлдан яздыра, ди автор. Алтынның көчен
ул шайтан мифологик образына тиңли. Шушы көчнең мөселманнарның күңелендәге изге
Коръән Шәриф, яһүдиләрнең Тәүрат, христианнарның Инҗил изге китапларының рухи
кыйммәтен каплавына борчыла. Шагыйрь дини, мифологик образлар, күренешләр,
детальләр ярдәмендә реалистик эчтәлекле, иҗтимагый-социаль проблема-мотивларны
зур осталык белән сурәтли.
Шулай итеп, түбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкин: Габдулла Тукай, һичшиксез,
динле, иманлы, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген таныган, Аның рәхмәтенең
чиксезлеген әсәрләрендә һәрдаим исбатлаган әдип дия алабыз. Дин темасы Г.Тукайның тормышында һәм
шигъриятендә мөһим урыннарның берсен алып тора. Ул динне иман мәгънәсендә
аңлаган һәм хөрмәт иткән. Ә иман ул, иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгалә,
мөэмин-мөселманнарның тәрбиялелек, әхлаклылык билгесе, күңел тынычландыру
чарасы, өмете. Шагыйрь исә моны ачык белгән, шуңа да бу төшенчәләр белән яшәгән
һәм аларга инанган хәлендә иҗат иткән.
ЗАКАЗАТЬ СОЧИНЕНИЕ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ