Татарча сочинение "Туган ягыма кыш килде" 2 сыйныф

Мөслим гимназиясенең 2нче сыйныфы укучылары "Туган ягыма кыш килде" дигән темага хикәяләр язганнар.



Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Туган ягыма кыш килде. Бар дөньяны ап-ак кар каплады. Салкын һава битләрне өшетә. Энҗе кар бөртекләре йомшак кына керфек очларына куна да, минем сулышымнан эреп юкка чыга. Ә менә агачлар энҗе бөртекләрдән мамык шәл бәйләп бөркәнгәннәр. Шәлләренә нәфис бизәк булып кызылтүшләр тезелгән.

Бу сихри җиһанга кояш үзенә бертөрле серлелек өсти. Җир өслегендә ялтырап яткан энҗе-мәрҗәннәр күз явын алырлык! Кыш бик матур ел фасылы шул!

Бәдертдинова Зәринә


Кыш бик матур ул!

Ап-ак карлар яудырып, кабат Мөслимебезгә кыш килде. Көннәр бик нык суытты, салкын җилләр исә башлады. Кайбер көннәрдә матур итеп кар ява. Ул көнне мин өйдә утырмыйм, тизрәк тышка чыгам. Кар бөртекләре минем өстемә, битемә куналар. Балалар урамда рәхәтләнеп чанада, чаңгыда шуалар, Кар бабай ясыйлар.

Кар тирә-юньдәге агачларны да суыктан саклый, үзенең ак юрганы белән төрә. Кыш бик матур ул!

Галиева Иркә


Кышның мамык шәле бар...

Бөтен дөньяны ап-ак кар каплады. Табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген киде. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябынды. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Урман кырлар өстендә тантаналы тынлык.

Кыш көне көннәр салкын булса да, без курыкмыйбыз. Барыбыз җыелышып тауга барабыз. Чана, чаңгы, тимераякта шуабыз. Безнең тавыштан тау яны шау-гөр килеп тора. Мин кышны яратам. Кыш - елның иң матур ел фасылы.

Гәрәев Данис


Мөслимемә кыш килде

Минем туган ягым Мөслимгә дә кыш килде. Җир өсте ак кар белән капланды. Көннәр салкынайды. Агачлар әллә кайчан алтын яфракларын койды. Күк йөзен авыр соры болытлар каплады. Ул болытлардан көн саен җир өстенә ап-ак мамык кебек кар төшә. Кайчагында кышның саран гына саргылт кояшы да күренгәли.

Кыш - күпме шатлык алып килүче ел фасылы ул! Без тауда чана, чаңгы шуабыз, Кар бабай ясыйбыз. Әле тиздән Яңа ел киләчәк! Безгә Кыш бабай күчтәнәчләр өләшәчәк. Мин кышны бик яратам!

Гыйлметҗанова Эльвира


Ап-ак дөнья

Салкын карлары, көчле бураннары белән туган ягыма кыш килде. Бөтен дөнья ак төскә төренде. Агачларга бәс кунды. Бик күп җәнлекләр тирән йокыга талды.

Ә урамнар балаларның тавышыннан шаулап тора. Анда балалар чаңгы, чана шуалар. Мин кышны бик яратам.

Нафикова Регина.


Шыгыр-шыгыр кар таптап...

Кыш килде. Ул бөтен дөньяга ап-ак юрганын каплады. Җәнлекләр кар юрганы астында тирән йокыга талды. Агачларга бәс кунды.

Тышта салкын. Ә без шыгыр-шыгыр кар таптап, урамда йөрибез. Төрле кышкы уеннар уйныйбыз. Мин туган ягымны да, туган ягымның кышын да яратам.

Нафикова Рената.


Кыш

Менә туган ягыма кыш килде. Төн чыкканчы бар җирне ап-ак кар каплап киткән. Бөтен җир ап-ак булган. Урман җәнлекләре татлы йокыга талды.

Кыш елгаларны боз белән каплады. Балалар тимераякларын киеп бозда шуарга киттеләр. Кыш килгәнгә алар бик шатландылар, чөнки кыш көне бик рәхәт!!!

Садыйкова Әминә


Кар өсте - үзе матурлык!

Кар-бураннарын туздырып, салкын җилләрен ияртеп кыш та килеп җитте. Барлык дөнья ап-акка күмелде. Урман-кырлар, елга-күлләр, барысы да ак кар астында калды.

Кыш көне кар өсте - үзе матурлык! Яңа яуган кар өстендә куянкайларның, эт-төлкеләрнең эзләре ярылып ята. Мондый чуар бизәкне без бары тик кыш көне генә күрә алабыз.

Кышны балалар да бик көтеп ала. Кыш көне чана-чаңгы шуасың, кардан сыннар ясыйсың, кар атышлы уйныйсың. Бу уеннарны бары тик кыш көне генә уйнап була. Шуңа да без кышны бик яратабыз.

Мөхәммәтдинова Әминә


Кыш көне бөтен дөнья сихри матурлыкка төренә. Агачларга ак бәс сарыла. Җир өстен каплаган ап-ак кар энҗе кебек ялтырап тора.

Без өсләребезгә җылы туннарыбызны, аякларыбызга киез итекләребезне киеп урамга чыгабыз. Анда бик рәхәт. Без чыр-чу килеп тау шуабыз, кар атышлы уйныйбыз. Суык битләребезне чеметә, ләкин без бер дә курыкмыйбыз. Тышта күңелле, саф һава. Шуңа да мин туган ягыма кыш килгәнен көтеп алам.

Кашапова Әминә


ЗАКАЗАТЬ СОЧИНЕНИЕ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ