чытырлысы - гаилә тормышында.
Андый катлаулылыкларны читтән
күзәтеп кенә төшенеп булмый.
Гаҗәп нәрсә инде гаилә тормышы!
Миргазыян Юныс
Мин гаиләне нинди итеп күз алдына китерәм? Гаилә, киң таралган рәсемнәрдә сурәтләнгәнчә, әби белән бабайдан, әти белән әнидән һәм балалардан торырга тиештер. Дөрес, барлык гаиләләр дә шул кадәр тулы булмаска да мөмкин. Мин беләм: кайбер гаиләләрдә бабайлар юк, чөнки аларның күбесе сугышта үлгән, ә күбесе сугыштан соңгы заман авырлыгын күреп бакый дөньяга иртә киткән.
Нәрсә соң ул гаилә? “Гаилә” – бик таныш, бик аңлаешлы гади сүз. Бу төшенчәгә шатлык һәм кайгы, көлке һәм күз яшьләре дә керә. Барлык гаиләләр дә мәхәббәт, бәхет, яхшылык чыганагы булса иде. Гаиләдә бердәм рухлы, бер-берсен яратучы кешеләр була. Уртак уйлар белән тыныч тормыш итү – гаиләнең төп максаты. Тынычлык ул барлык эшләрдә дә килешеп, бер-береңне аңлап яшәү. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.
Бәхет дигән сүзне күп кеше гаилә белән бәйли. Гаилә - үзе бер дәүләт. Аның төп бурычы – балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә дә. Безнең гаиләбез зур. Әтием – шушы зур ояның башлыгы. Әнием – барыбызга да кирәкле кеше.. Ул өй эшләре белән шөгыльләнә, безне тәрбияли, тәмле ашлар пешерә. Бик уңган һәм күп белә, шуңа күрә аңа барлык эш тә җиңел бирелә.
Әтием Гайнетдинов Рамил 1966 нчы елда Каенлык аылында җиденче бала булып дөньяга килгән. Аның әтисе Гафият Бөек Ватан сугышында да катнашкан. Күпне күргән бабам балаларына дөрес тәрбия биргән, кечкенәдән эш сөяргә өйрәткән. Әти шофер булып эшли, техниканы бик ярата. Аның мактау кәгазьләре дә бик күп. Эшкә бик иртә китә һәм соң кайта. Аның кайтуын без машинасы тавышыннан беләбез. Әтине бигрәк тә кечкенә сеңелем – Камилә көтеп ала. Аннары үзенең вак-төяк сораулары белән аның башын катыра. Камиләне без барыбыз да бик яратабыз. Шуңа күрәдер инде, ул иркәрәк тә.
Әнием Гайнетдинова Венера Җәүдәт кызы 1966 нчы елда Самара шәһәрендә туган. Алар гаиләдә өч бала булган, әнием – икенчесе. Кечкенәдән ул балалар ярата торган булган. Бала чакта ук: “Минем бик күп балаларым булачак”,- дигән. Әнинең бу теләге Алланың “Амин” дигән чагына туры килгән. Гаиләдә без – сигез бала. Абыем Раил 1991 нче елда туа. Быел ул армия сафларыннан кайтты. Сиринә апам 1994 нче елда дөньяга килә. Хәзерге вакытта Ульяновск шәһәрендә медицина колледждында белем ала. Наилә апам 1995 нче елда туа. Бүгенге көндә Буа ветеринария техникумында юрист белгечлегенә укый. Абыем Рәис Юдинода - техникумда. Мин 9 нчы сыйныфта белем алам, сеңелем Алсу өченчедә укый. Камиләгә дүрт яшь. Ул уйнарга, биергә, җырларга ярата. Әле безнең кечкенә энебез - Әмир дә бар. Аңа нибары 1 яшь. Без аны бик яратабыз.
Әтием белән әниемнең бергә яшәүләренә шактый вакыт үткән. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар. Әни башлаган җөмләне әти тәмамлый. Алар үрнәгендә булса кирәк, без – сигез бала бик тату яшибез, гәрчә төрле холыклы булсак та. Һәрберебезнең яраткан эше бар. Кызлар тегәргә, чигәргә, пешерергә ярата. Бу һөнәрләргә аларны әни өйрәтте. Ул сабыр холыклы. Әнием – күз нурым, минем иң кадерлем...
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә
Әни, димәк.
Абыйларым һәм мин күбрәк әти янында чуалабыз. Шуңа күрә техниканы шактый беләбез. Мин каникулда әтием белән Тольятти шәһәрендә командировкада да булдым. Вакыт булганда үзебезгә акча эшләргә дә тырышабыз. Җәйләрен абыем Рәис белән ат көтүен көттек.
Без – тырыш гаилә. Яшәргә менә дигән өебез бар. Абзар тулы мал-туар асрыйбыз. Бакчабызда ни генә үсми? Кыскасы, һәрберебезгә эш җитә.
Күңелле итеп ял да итә беләбез без. Кичләрен бергә җыелганда өебез уен-көлке, җыр-моңнан шаулап тора. Кечерәкләр үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә тырышалар. Бергәләп гәҗит-журналлар да укыйбыз. Миңа “Татарстан яшьләре” газетасы ошый. Кызлар “Классная девчонка” ны яраталар.
Буа шәһәрендә безнең әби белән бабай яши, каникулларда без аларда булабыз. Еш кына алар Салават абыйның түбәндәге җырын көйләп йөриләр:
Күңелне ут ала,
Тормышлар туктала
Гаиләдә татулык булмаса.
Җырларсың сагыштан,
Еларсың ялгыштан
Тормышта язмыштан уңмасаң.
Әби белән бабай дип әйтәм генә, алар әле яшь. Күптән түгел әбиемнең әнисе дә исән иде. Ул тормышта күпне күргән, гомере буе хәләл көче белән яшәгән, авыр сугыш елларында да күршеләр белән ярдәмләшеп ачы тормышны җиңгән. Ул да безне бик яратты. Күзе начар күрсә дә, безне таный иде. Аны мин Әмирхан ага Еникиның “Әйтелмәгә васыять” хикәясендәге Ак Әби төсле күрәм. Ак Әбидән аермалы буларак, минем карт әби бик бәхетле булган. Ул газиз балалары, оныклары белән бергә яшәгән. Без туган телебезне, гореф-гадәтләрне, карт әби васыять итеп калдырганча, онытмыйбыз һәм саклыйбыз. Бергә җыелган вакытта әбине еш искә алабыз. Менә шулай сагынып искә алырлык матур яшәргә кирәк!
Безнең әти һәм әни балалары бәхете өчен яши. Мин аларга сәламәтлек һәм озын гомер юллары телим. АллаҺы тәгалә безгә дә аларны сөендерерлек көч һәм бәхет бирсен. Мин үземнең иншамны түбәндәге юллар белән тәмамлар идем: “Әй Раббым, мине кечкенәдән тәрбияләп үстергәннәре өчен аларга рәхмәтеңне иңдерсәң иде”.
Зур Фролово төп гомуми
белем мәктәбенең
9 нчы сыйныф укучысы
Гайнетдинов Айдар